Отставкадагы полиция майоры Лилия Илшат кызы Хәлиуллова эчке эшләр органнарына район мәгариф бүлегеннән килә.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторы вазифасында хезмәт иткән елларда ул үзен сәләтле, һөнәри әзерлекле, юридик яктан грамоталы хезмәткәр буларак таныта. 2005 елның 10 ноябрендә ул өлкән инспектор вазифасына тәкъдим ителә. Әлеге вазифаны да тел-теш тидермәслек итеп башкара. Аның полиция хезмәтенә багышлаган өзлексез хезмәт стажы ике дистәдән артык елны тәшкил итә.
Хокук тәртибенең законлылыгын саклауда һәм яшьләрне әхлакый-патриотик тәрбияләүдә керткән өлеше өчен Лилия Илшат кызы Хәлиуллова Россия Федарациясе Эчке эшләр министрлыгының, Татарстан Республикасы Эчке Эшләр министрлыгының Мактау Грамоталарына, “ТР Эчке эшләр министрлыгының балигъ булмаганнар эшләре буенча иң яхшы инспекторы” күкрәк билгесенә, “Эчке эшләр министрлыгында яхшы хезмәте өчен” 2 һәм 3 дәрәҗәдәге медальләренә, “Чүпрәле районы төзелүгә 90 ел” истәлекле медаленә лаек була.
Лаеклы ялда булуына да карамастан, Лилия Хәлиуллова бүгенге көндә дә сафта. Ул үзенең тәҗрибәсе белән яшь белгечләр белән уртаклашуын дәвам итә. Хәйриячелек белән дә шөгыльләнә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга матди ярдәм күрсәтә, бүлекнең ветераннар хәрәкәтендә дә актив катнаша.
Моңа мисал итеп, ел саен “Россия Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көнендә” бүлек ветераннары һәм пенсионерлары арасында спортның төрле төрләре буенча ярышлар үткәрелүен әйтеп китәргә мөмкин. Быел әлеге спорт ярышлары Татарстан Республикасы Эчке Эшләр министрлыгы ветераны, полиция майоры Лилия Хәлиуллова призларына багышланды һәм аны үткәрүдә ул үзе шәхсән иганәчелек ярдәме күрсәтте. Призлы урыннарны яулаган ветераннарга бүләкләр, Грамоталар тапшырылды, актив җанатарлар да бүләксез калмады.
Төз ату буенча уздырылган әлеге спорт бәйрәме бүлек ветераннары һәм пенсионерлары өчен, чын мәгънәсендә, матур көзге чара буларак хәтерләрендә уелып калды.
Нет комментариев