Көн вакыйгасы

Салым инспекцияләрендә ачык ишекләр көне узачак

14 ноябрь көнне салым инспекцияләрендә физик затлар өчен 9:00 дән 17:00 сәгатькә кадәр «Ачык ишекләр көне» уза.

Татарстан халкы милек салымнары һәм физик затлар кеременә салым буенча туган сорауларга ачыклык кертә алачак. Салым хезмәте белгечләре бу хакта җентекләп аңлатачак.

Килергә теләүчеләр Россия Федераль салым хезмәтенең «Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты»  интернет-сервисында теркәлү уза ала.

Исегезгә төшерәбез, салымнарны 1 декабрьгә кадәр түләү мөһим.


Нет комментариев