Чүпрәледә хәрби бүләкләр тапшырылды
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә хәрби бүләкләр тапшырылды

Чара Чүпрәле районы Башкарма комитетының актлар залында узды.

Махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләрнең шәхсән үзләренә, һәлак булган якташларыбызның гаиләләренә, Россия Федерациясе  Президентының Указы нигезендә, «Батырлык» орденнары, шулай ук, “Каһарманлык өчен” һәм “Суворов” медальләре тапшырылды.

Чарада, муниципаль район башлыгы Марат Гафаров һәм Буа, Чүпрәле районнары буенча хәрби комиссар Радик Төхфәтуллин, шулай ук, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, яшьармиячеләр, оешма вәкилләре катнашты.

–Райондашларыбыз махсус хәрби операция башлануның беренче көннәреннән Ватаныбыз сагына басты. Алар илебез мәнфәгатьләрен яклап  батырларча көрәшә, кызганыч, кайчакта үз гомерләре хакына. Солдатларыбызның каһарманлыклары алдында баш иябез. Батыр уллар үстергән әти-әниләргә олы рәхмәт сүзләре әйтәбез. Сез аларда Ватанга мәхәббәт тәрбияләгәнсез. Шулай ук солдат ир-егетләрнең тормыш иптәшләре, балаларына рәхмәт белдерәсем килә. Һәрберегезгә сабырлык телим, - диде Марат Ринат улы Гафаров.

Бу көнне һәлак булган райондашларыбыз: Ленар Рифкать улы Алимовның, Вячеслав Геннадиевич Алякинның, Михаил Владимирович Дергуновның, Виталий Валентинович Угандеевның “Батырлык” орденнарын әти-әниләре, тормыш иптәшләре кабул итеп алды. Шулай ук,  Максим Алексеевич Горбуновка, Александр Владимирович Нестеровка “Каһарманлык өчен” һәм “Суворов” медальләре шәхсән үзләренә тапшырылды.

Якташларыбызның якты истәлекләре бер минутлык тынлык белән искә алынды. Хәрбиләрнең батырлыгы онытылмас. Хәтер яши, ул – мәңгелек!


Нет комментариев