Ноябрь ахырында егетләрне республика ярышлары көтә
Үткән көннәрдә Чүпрәле район тармак технологияләр техникумы студенталары спортта уңышлы күрсәткечләргә ирештеләр.
Егетләрнең остазы, җитәкчеләре– Ильфак Сәлахов. Теннис буенча зонаара яршларда команда көмеш призер иясе булды. Турнирда техникум командасы составында Олег Гаврилов, Константин Варфоломеев, Дмитрий Ярмушов катнашты. Ноябрь ахырында егетләрне республика ярышлары көтә, уңышлар телибез!
Баскетбол буенча зонаара ярышларында да, шулай ук, техникум командасы шушы көннәрдә 3 нче урынны яулап кайтты. Котлыйбыз!
Нет комментариев