РФ Кораллы Көчләре сафларына Рәис Айнетдинов һәм Игорь Афанасьев китте.
Бүген, 2026 елның 13 ноябрендә, Иске Чүпрәле авылының Петр Дементьев исемендәге паркында бер үк вакытта тантаналы һәм бераз дулкынландыргыч атмосфера хөкем сөрде.
Биредә булачак хәрбиләрне Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларына озату булды. Олы юлга юлламаны безнең Чүпрәле районыннан ике егет алды.
Хәрби хезмәткә чакырылучылар белән бу мөһим моментны уртаклашырга аларның иң якын кешеләре — әти-әниләре, дуслары, яраткан кызлары, Чүпрәле районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов, җирлек башлыклары килгән иде.
Айрат Җәлалов армиядә хезмәт итүнең изге бурыч кына түгел, характерны чыныктыра торган һәм чын ирләр дуслыгына өйрәтә торган тормыш мәктәбе булуын билгеләп үтте. Ул егетләргә тугры иптәшләр, хәерле юллар һәм, әлбәттә, тизрәк туган якларына кайтуларын теләде.
Бүгеннән РФ Кораллы Көчләре сафларын Шланга авылыннан Рәис Айнетдинов һәм Чүпрәле районының Яңа Шигали авылыннан Игорь Афанасьев тулыландырды.
Уңышлы хезмәт сезгә егетләр!
Нет комментариев