Чүпрәледә парклар яшелләнде
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә парклар яшелләнде

Районда 80 төп яшь чыршы үсентесе утыртылды

Һәр утыртылган агач–табигать турында кайгыртуның символына әверелде.

Үткән атнада районыбызның Дачный поселогындагы “Дуслык”. Район үзәгендәге балалар паркында һәм яңа ачылган футбол манежы территориясендә яшь чыршы үсентеләре утыртылды.

Акция туган якны бизәргә омтылучы битараф булмаган халыкны берләштерде. Яшь агачларны утырту акциясендә район хакимияте вәкилләре, оешма-предпритятие хезмәткәрләре үз өлешләрен кертте. Бу көнне районыбыз территориясе 80 төп яшь үсентеләргә тулыланды.

"Табигатебезне, яшәгән җиребезне кайгырту-һәркайсыбызның бурычы! Хәзер без утыртылган чыршыларыбызның үсүен, көч җыюын һәм киләчәктә халкыбызны сөендерүен түземсезлек белән күзәтәчәкбез», — дип билгеләделәр акциядә катнашучылар.

Заманча ландшафт дизайнында нарат, чыршы һәм башка ылыслы агачлар утырту бүген киң таралган. Ылыслы агачлардан үз участогың тирәли яшел койма ясарга була, чыршы, наратлар болай да бик матур күренә һәм аерым тәрбия дә таләп итми. Чыршы яхшы шартларда 200-300 ел яши һәм 50 метр биеклеккә җитә. Димәк, әлеге акция – районыбызны яшелләндерүгә бер адым гына түгел, ә экологик киләчәккә мөһим өлеш тә булды.


Нет комментариев