Чүпрәле районыннан Фарзания Вәлиуллина–сугыш чоры баласы
Шәхесләр

Чүпрәле районыннан Фарзания Вәлиуллина–сугыш чоры баласы

Шушы көннәрдә авыл өлкәне үзенең 95 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтте.

Хөрмәтле ветеранны тәбрикләргә район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ильмир Измайлов һәм Яңа Ишле авыл җирлеге башлыгы Радик Мөхәммәтҗанов килде. Кунаклар Фарзания апага РФ Президентыннан Котлау хаты, бүләкләр, чәчәкләр тапшырдылар, җылы теләкләр теләделәр.

Фарзания апага балачактан ук авыр хезмәтләр башкарырга туры килгән. 13 яшеннән колхозда өлкәннәр белән беррәттән эшли башлый ул. Авылдашы Нәбиулла абый белән тормыш корып, тугыз балага гомер бирәләр, бүгенге көндә алты баласы исән. Моннан 20 ел элек Нәбиулла абый да вафат булган.

Фарзания апа колхозда озак еллар сыер савучы хезмәтен башкарган.

–Тормыш булгач, төрлесе була, дигәндәй. Хезмәттәшләребез белән бер-беребезне дә алмаштырырга туры килгән чаклар да булды. Дус-тату эшләдек, шөкер. Иртә, кич 25шәр сыер сава идек кул белән. Аппарат белән сыерларны саву соңрак булды бит әле, миңа эләкмәде ул, ә менә кызларыма насыйп булды,- ди хезмәт ветераны ул елларны хәтерендә яңартып.

Фарзания апа үз хезмәтен яратып башкарган, сыер савучылар арасында һәрвакыт алдынгы урыннарда булган. Хөрмәтле ветеран бүген дә бик актив, хәтере дә бик яхшы.

“Үткән елларны бик әйбәт хәтерлим, ә менә хәзергесе онытыла”, ди ул шаяртып.

Балалары әниләренең бүген дә төрле ризыклар әзерләве, өйдә барысын да үзе эшләве турында сөйлиләр.

“Без әнигә бик рәхмәтле, хезмәткә өйрәтте һәммәбезне, аның янында без әле бүген дә бала гына”,-диләр алар.

Хөрмәтле юбиляр бүген улы Гамил тәрбиясендә яши. Авылда бер кызы һәм улы, ике кызы исә күрше авылларда гомер итәләр.

Фарзания апа нәсел дәвамчыларына бик бай әби, аның 14 оныгы, 29 оныкчыгы бар. Оныкчыкларының да балаларын күрү насыйп булган аңа, алар бүген–өчәү!.

“Дөньяның, яшәүнең яме дә, шушы онык, оныкчылар белән бит”, -ди бәхетле әби, дәү әни.

Әниләрен һәм әбиләрен олы юбилее белән котларга барлык балалары, оныклары Һәм оныкчыклары кайткан иде. Авыл өлкәне үзен хөрмәтләүләре өчен һәркемгә олы рәхмәтләрен белдерде.


Нет комментариев