Чүпрәледә яшәүче Гөлсем Абелханова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Шәхесләр

Чүпрәледә яшәүче Гөлсем Абелханова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Гаиләдә алар дүрт бала үсә, бүгенге көндә ул бертуганнарыннан ялгызы калган.

Гөлсем апа авыл мәктәбендә 7 сыйныф укып, колхозга эшкә килә. Чөгендер, кукуруз басуында да хезмәт куйган. Сугыш чоры баласы буларак, барлык авырлыкларны да күрергә туры килгән аңа.

Гөлсем апа бүген дә колхоз маллары өчен сенаж базыннан очлы тәпкеләр белән сенаж чабып алуларын, аны кул белән трактор арбасына төяүләрен, шул рәвешле, иртәнге сәгатьләрдән алып кичкә кадәр хезмәт куюларын искә ала. Әлеге хезмәтне алар дүрт хатын-кыз бергәләшеп башкарганнар. Биредә  Гөлсем апа пенсиягә чыкканчы хезмәт куйган.

Авылдашы Җәүдәт абый белән алар гаилә корып, алты балага гомер биргәннәр. Гөлсем апа өч баласын, 47 ел бергә иңгә-иң куеп, яшәгән тормыш иптәшен дә җирләү кайгысын кичергән. Кайгыларны күп кичерсә дә, Гөлсем апа тормыш сынауларына бирешмичә, һәр туган көнгә куанып, тормыштан ямь табып яши. Авылда кызы Сиринә белән кияве Илдар аның хәлен һәрдаим белешеп, ярдәм итеп торалар. Башка балалары да  бик еш кайталар.

Ул бүген дә тавыклар асрый. “Йортыңда әтәч тавышы да яңгырамагач, авыл тормышы да кебек түгел?”,-ди Гөлсем апа. –Авылда яшәү өчен бар мөмкинлекләр дә бар. Хуҗалык җитәкчесе Барис Аппау улы Гафуров та ярдәм итеп тора, Өлкәннәр көненә дә бүләксез калдырмый”.

Бәлешләр, камыр ризыклары да пешерергә ярата икән. Бәйрәме белән котларга кайтучы бала-оныкларын да тәмле ризыклар белән пешереп каршы алды авыл өлкәне.

Хөрмәтле ветеранны туган көне белән котларга район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Радик Баһаутдинов, Кече Чынлы авыл җирлеге башлыгы Марат Раимов та килгән иде. Кунаклар Гөлсем Зартдин кызына район башлыгы исеменнән котлау хаты, бүләк, чәчәкләр тапшырдылар, сәламәтлек, якыннарының игътибарын һәм гаилә җылысын теләделәр.


Нет комментариев