Чүпрәледә урып-җыю алдынгыларны бүләкләнде
Район игенчеләре ашлык суктыруны дәвам итә.
Район кырларында бөртекле культураларны урып-җыю тулы куәтенә бара. Иртә таңнан соңгы кичкә кадәр 70тән артык комбайн бөртеклеләрне урып-җыю белән мәшгуль. Алар арасында ярыш киң җәелдерелгән. Игенчеләр бер-берсе белән ярышып эшлиләр.
Хәзер инде комбайнчылар ярышының беренче нәтиҗәләре дә билгеле. Шушы көннәрдә район башлыгы Марат Гафаров һәм агроидарә башлыгы Тәлгать Халитов басуларда эшләүче комбайнчылар янында булып, иң югары күрсәткечләргә ирешкән игенчеләрне хөрмәтләделәр. Беренче булып алар җаваплылыгы чикләнгән “Цильна” җәмгыятенә килделәр.
Район башлыгы Грамотасын, күчмә аләмне һәм акчалата премияне комбайн маркалары буенча иң зур күрсәткечләргә ирешкән комбайнчылар алды. Алар арасында “Цильна” җәмгыятеннән Рәфикъ Шәйдуллов та бар иде. Ул “Класс-Тукано-430” комбайны белән 2022 елгы урып-җыю компаниясенең беренче декадасы йомгаклары буенча 1369 тонна ашлык суктырып, җәмгыятьтә алдынгы урында бара.
«Агро-Вест» җәмгыятеннән Радик Әхмәтҗанов («Полесье», 909 тонна ашлык), “Артемьев В.Н.” крестьян-фермер хуҗалыгыннан Александр Алексеев (“Дон-1500”, 490 тн), “Мәхмүтов И.Ф.” крестьян- фермер хуҗалыгыннан Илмас Фәизов (“Полесье”, 660 тн), “Низамов А.А.” крестьян-фермер хуҗалыгыннан Марат Низамов (“Полесье”, 1100 тн), “АгротрансПорт” җәмгыятеннән Илмас Низамов (“Класс-Тукано-450”, 1128 тн), “Чүпрәле - Рассвет Агро” җәмгыятеннән Айрат Җәлалов (“Торум-750”, 462 тн) һәм Александр Батырев (“Акрос”, 480 тн), “Бикчуров Р.А.” крестьян-фермер хуҗалыгыннан Зөлфәт Юсуповка (“Класс-Тукано-570”, 933 тн) да кызыксындыру премияләре, Грамоталар һәм күчмә байрак тапшырылды.
Район җитәкчесе Марат Гафаров барлык игенчеләргә ихлас рәхмәт сүзләрен ирештерде. Комбайнчылар да: “Мондый бүләкләр хезмәт нәтиҗәлелеген арттыра, эшкә дәрт өсти”, - диделәр.
Белешмә
Район басуларында барлык мәйданнарның ... процентында урып-җыю эшләре тәмамланды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 18 августка алынган мәгълүматлар буенча, ... гектар мәйданда бөртекле культуралар урып-суктырылган. Һәр гектардан чыккан уңыш уртача ... центнерны тәшкил итә.
“Цильна” җәмгыятендә ... гектар мәйдандагы бөртекле культураларның уңышы җыеп алынган. Бөртеклеләрнең һәр гектары уртача ... центнер уңыш бирә. “АгроТрансПорт” җәмгыятендә исә ... гектар мәйданда урып-җыю эшләре башкарылган, бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уртача ... центнер уңыш чыга. “Чүпрәле-Рассвет Агро” җәмгыятендә ... гектардагы уңыш урып суктырылган. Һәр гектардан чыккан уңыш ... центнерны тәшкил итә. “Агро-Вест” җәмгыятендә ... гектар мәйдандагы бөртекле культураларның уңышы җыеп алынган, һәр гектардан чыккан уртача уңыш ... центнерны тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев