Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Мәдәният дөньясында

Ветераннар Мунчәли авылында бәйрәм үткәрделәр

Чара Мунчәли авылында күптән түгел ачылган «Яшьлек паркы»нда узды.

Россия пенсионерлар союзының райондагы берләшмәсе җитәкчесе Дилүзә Азизова бәйрәмгә килгән авыл халкын, өлкәннәрне сәламләде һәм җылы каршы алулары өчен олы рәхмәтләрен җиткерде. Бәхетләр, сәламәтлек, җир йөзендә тынычлык теләде. Район Башкарма комитетының икътисад бүлеге җитәкчесе Ильмир Измайлов авылдашларын сәламләп, күңелле бәйрәм теләде. 

Чараны Иске Шәйморза авылында яшәүче Фәридә Җәббарова бик матур итеп алып барды. Бәйрәмгә өлкәннәребез милли киемнәрдән килгән иделәр. 

Ветераннарның чыгышларын Иске Шәйморза авылының талантлы улы, мәдәният өлкәсендә киң танылган һәвәскәр җырчы Тәльгать Җәббаров башлап җибәрде. Мунчәли халкы аны көчле алкышларга күмеп, сәхнәдән тиз генә җибәрмәде.

Сценарий исә шундый оста: яшьләр, урта һәм өлкән буын өчен дә кызыклы итеп төзелгән иде. Һәр номер, һәр чыгыш үзенчәлекле, кабатланмас булды. Тамашачылар җырчы белән бергәләп моңландылар, елмаеп-көлделәр, алкышларын җәлләмәделәр. Мунчәлилеләр үзләре дә сәхнәгә күтәрелеп, чыгыш ясадылар.

Чара барышында Дилүзә Азизова безнең әби-бабаларыбызның элек елларда ничек итеп карабодай ярмасын кул көче кулланып аерып алуларын күрсәтте. Карабодайның кеше организмына файдасы турында сөйләп, өлкәннәргә бу культура оныннан пешерелгән коймаклар тәкъдим итте.

Бу матур чара өстәл артында, кайнар чәй эчеп, тәм-томнардан авыз итеп дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев