Чүпрәледән Михайловлар –“Хәзинә кыйммәтләрен саклаучы”лар!
Көн вакыйгасы

Чүпрәледән Михайловлар –“Хәзинә кыйммәтләрен саклаучы”лар!

«Нечкәбил – 2026» республика конкурсының финалы узды

Республикада узган бәйгеләр арасында күңелгә иң якыны «Нечкәбил»дер. Биредә бил нечкәлеге дә, матурлык та беренче урында түгел. Монда гаилә җылысын саклаган, бәхетле яшәүнең серен башкаларга да җиткерә алган гаиләләр. Шушы көннәрдә бу бәйге 21 нче мәртәбә узды. Татарстанның төрле районнарында яшәүче финалга чыккан 11 гаиләдән иң-иңнәрен сайлап алдылар. Быел конкурсның зона этапларында 35 муниципаль районнан 54 гаилә үз талантларын күрсәтте.

Гаилә институтын ныгытуга һәм традицион кыйммәтләрне саклауга юнәлдерелгән проектның финалын «Сәйдәш» мәдәни үзәге кабул итте. Бәйге Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов теләктәшлеге белән уза. 21 ел эчендә ул Татарстанның социаль-мәдәни тормышының нигезенә әверелергә өлгерде. Шушы еллар дәверендә проектта меңнән артык гаилә һәм өч мең ярымнан артык бала катнашкан. Быелгы конкурсның девизы “Мин сине яратам сине...Тормыш" дип атала.

Гадәттәгечә, конкурс концепциясе республика һәм илкүләм игълан ителгән ел кысаларыннан чыгып билгеләнә. 2026 елда  ул Россия халыкларының бердәмлеге һәм Татарстанда игълан ителгән Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышланды.

Бәйгенең  финал өлешендә районыбызның Хорновар-Шигали авылыннан Михайловлар гаиләсе катнашып, 30 000 сумлык Сертификатка ия булды һәм «Хәзинә кыйммәтләрен саклаучы» номинациясендә Диплом белән бүләкләнде.

–Мин әлеге конкурсның бер өлеше булуыбыз белән горурланам. Бәйгедә катнашуда ярдәм күрсәткән һәм безнең белән бу көннәрдә булган һәркемгә зур рәхмәтләребезне белдерәм», — ди Марианна Михайлова.


Нет комментариев