Татарстанда эшләүче яшьләрнең «Наше время — Безнең заман» XIV иҗат фестиваленең суперфиналы тәмамланды.
Агымдагы елда чара беренче тапкыр халыкара статуска ия булды. Анда Татарстан вәкилләре белән берлектә, Казахстан, Беларусия, Төркия яшьләре һәм иҗат коллективлары да үз номерларын тәкъдим итте. Масштаблы чарада 21 команда составында 900 дән артык кеше катнашты. Сәхнәгә инженерлар, бухгалтерлар, юл хәркәте, газ службасы, янгын сүндерүчеләр, коткаручылар һәм башка һөнәр ияләре чыкты.
Исегезгә төшерәбез, Чүпрәле командасы зонаара тур ярышларында икенче урынны яулаган иде, конкурс йомгаклары буенча да эшләүче яшьләребез икенче гомумкоманда урынга лаек булды.
Команда составында “ТАТМЕДИА” җәмгыятенең “Чүпрәле-информ” филиалы веб-редакторы Эльвира Ярмушова да чыгыш ясады. Котлыйбыз!
Нет комментариев