Чүпрәледән Ольга Фадеева чәчтарашчы һөнәре буенча үз эшен ачкан райондашыбыз
Көн вакыйгасы

Чүпрәледән Ольга Фадеева чәчтарашчы һөнәре буенча үз эшен ачкан райондашыбыз

Районыбызда үз эшләрен булдыручылар шактый. Соңгы елларда бу юнәлештә социаль контракт ярдәмгә килә.

Ольга – Иске Чүпрәле авылы кызы. Район үзәгендәге Иске Чүпрәле күп профильле лицеен алтын медальгә тәмамлый һәм Казан федераль университетының психология факультетында белгечлек ала. Әмма яшь кызның күңеленә тынгылык бирмәгән хыялы була. Университетны тәмамлагач, ул шушы хыялын–чәч кисү остасы һөнәрен дә үзләштерергә уйлый. Танылган оста Владимир Штольц мәктәбе курсларында укып, әлеге һөнәрнең барлык серләренә төшенә. Укый, өйрәнә торгач, бу юнәлешнең нәкъ аныкы булуына тагын да шиге калмый. Башлап Казан шәһәрендә тәҗрибә туплый, аннан туган ягы Чүпрәлегә кайтып, үз эшен ачып җибәрә.

–Социаль контракт төзеп, үз эшеңне башлау мөмкинлеге булуын миңа дустым сөйләде. Мин дә бәхетемне сынап карарга булдым. Райондагы социаль яклау бүлегенә килеп, әлеге теләгемне  җиткердем. Биредә барысын да тәфсилләп аңлаттылар, кирәкле документларны җыярга ярдәм иттеләр, бизнес-план төзедем, комиссия алдында үз проектымны якладым. Комиссия членнары минем бизнес-планымны кабул итеп, хәер-фатихаларын бирделәр, ышанычларын белдерделәр, барысы өчен дә рәхмәт әйтәсе килә,-дип сөйли Ольга Владимировна.

Социаль контракт нигезендә үз эшен башлауга аңа 350 мең сум күләмендә дәүләт ярдәме бирелә.

– Социаль контрактның яңа гына үз эшен башларга теләүчеләр өчен күп кенә уңайлы яклары бар, шунысы да күңелгә хуш килде. Ә иң мөһиме–хыялым чынга ашты!-ди ул.

Ольга Фадееваның район үзәгендә үз чәчтарашханәсен ачканына ике ел булган. Ул аны клиентларына уңай булырлык итеп үзгәрткән, матурайткан. Салонга килүчеләр өчен бөтен шартлар тудырылган.

Бүген аны районда белмәгән кеше юктыр. Ир-атларның, хатын-кызларның да чәчләрен кисә, буйый, бәйрәмнәргә, туйларга төрле прическалар, макияж ясый оста.

Төп эшеннән тыш Ольга иҗат итәргә ярата, өйләрендәге косметик ремонтны да үз куллары белән булдырган. Ир-ат эше дип тормый, өй җиһазларын да үзе җыя икән. Үзенең һөнәри осталыгын тагын да кимлләштерү өстендә дә эшли Ольга, чәч кисү, буяу, макияж ясау серләре буенча үткәрелгән төрле онлайн-укуларда катнаша, белемен арттыра. Ольга Фадеева нәни кызы Изадораның яраткан әнисе дә әле, ул әлегә балалар бакчасына йөри.

Чәч кисү остасы булу – ул гади генә һөнәр түгел. Чәчне килешле итеп кисү, һәркемнең баш тиресенең һәм чәч структурасының нинди икәнен тоемлау да таләп ителә остадан. Буяганда төсен сайлау да мөһим фактор булып тора. Бер сүз белән әйткәндә, чәчтарашчы – ул психолог та.

–Үз эшемне бик яратам. Кемгәдер матурлык тудыру, аннан соң башкарган хезмәтеңнең уңай нәтиҗәсен күрү, иң мөһиме–клиентларымның канәгать калуы минем өчен зур бәхет, -ди Ольга.


Нет комментариев