Әнә шундый искитмәле баш астындагы хатны кулыма алгач, аптырашта калдым.
Хатларның төрлесе була билгеле. Без 50-60нчы ел балалары хат алырга, аларга каршы язарга ярата идек. Чөнки ул заманда кәрәзле телефоннар турында уйлыйсы да юк, ә чыбыктан эшли торганнары да авылда ике генә иде...Шуңа да бу хат мине, яшьлектән язылган кебек, хисләр дәрьясына алып китте. Хатны миңа юллаучы авылымның мәртәбәле, мәрхәмәтле, бар гомерләрен авыл балаларын укытуга биргән гаиләдән – сигезенче дистәсен тутырып килгән мөгаллимә Дилүзә апа Абитова иде. Хатны тулысынча газет укучыларыбызга да тәкъдим итәргә булдым.
Азат Вахитов
...Сагыну, соклану, үкенү һәм ярату белән искә алам, догаларыма исемнәрегезне кушам, авылымның иң изге буыны кешеләрен.
Бүген мин иң элек кара-каршы күршеләрем Вахитовлар гаиләсен сагынып сөйлисем килә. Гаилә башы Мәсума әбине, йомшак сүзле, безгә күрше балаларына игътибарлы, исемнәребез белән эндәшүче (ә һәр йорттан урамга 5-6 бала чыга идек. Барыбыз да сугыштан соң туган!). Кулында һәрвакыт бәйләвеч тоткан. Әкиятләрдәге матур әби, ”Ак әби” булып калды ул минем күңел түрендә.
Ул чакта миңа 4-5 яшь булгандыр, өйдә әбинең кече кызы Нәзирә апа бар иде. Гүя, минем өчен “Добрая Фея” булды. Нәрсә эшләсә дә аңа булышкан булып аның тирәсендә комачаулап йөри идем: ул идән юа, мин аның янында юеш чүпрәк белән пычрак буяп йөрим. Тик миңа ачуланмый, бер савытка чиста су салып, чиста чүпрәк бирер иде һәм: ”Матур булсын өчен менә болай эшләргә кирәк”,-диеп мине өйрәтер иде. Нәзирә апа бик оста чигә, зур-зур күләмле челтәрләр бәйләде. Аның куллары бер дә тик тормый, гел нидер эшли. Ләкин мине “Комачаулама әле”,-диеп кумый, ә һәр эшнең мәгънәсен, кирәклеген аңлата һәм нәтиҗәсенә сөенергә өйрәтә иде.
Нәзирә апа гомере буе кешеләргә карата итәгатьле, йомшак сүзле булды. Минем өчен бүгенге көнгә кадәр ул матурлык Алиһәсе булып калды. Гаиләдә аның ике ир туганы – Мөхәррәм абый белән Рахимҗан абый бар иде. Минем өчен җитлеккән егетләр иде алар. Абыйлар өйдә чакта Нәзирә апа янына кермәскә торыша идем. Гомумән, алар өендә эшсез утыручы, ятып ял итүче кешене хәтерләмим. Анда һәрчак чисталык, матурлык, үзара тигезлек, бер-беренә игътибарлылык хөкем сөрә иде. Минем күңелемдә шулай калган.
Бала чакның тагын бер истә калган очрагын сөйләп китәсем килә. Бала бит, ачулансам, я кем дә булса кыерсытса, елап өйгә түгел, Нәзирә апага йөгердем. Аның яныннан дөньяга булган бөтен үпкәләремне онытып, җаным яктырып өйгә йөгерә идем.
Мөхәррәм абый белән Рахимҗан абыйның да өйләнешкән көннәре бик ачык хәтеремдә әле. Миңа ул чакта 5 яшьләр тирәсе булгандыр. Гөлҗиһан исемле бу матур апа безгә чыннан да гөлләр арасында үскән әкияти җан иясе булып тоелды. Бүген дә күз алдымда, бик килешле саргылт төстәге күлмәк өстеннән чиккән матур алъяпкыч япкан иде. Безгә,бала-чагага бүләк итеп, читләре челтәрләп бәйләгән, почмагында бик матур аллы-гөлле, чиккән чәчәкле кулъяулыклар биргән сылу гәүдәле, матур кыз булып исемдә калды.
Мәсума әбинең гаиләсе ул чакта бик тә ишле булды. Бер кечкенә өйдә дүрт гаилә яшәде. Әниләре янына иреннән аерылып, кечкенә кызы Зәйтүнә белән Мөхлисә апа да сыйды. Ул вакытта миңа, хәттә җиде яшьлек балага да дөньяның барышы, тормышның асылы аңлашыла башлаган иде инде. Бер-бер артлы туган балалар да мәшәкатьлекне арттырмый калмаганнардыр бигеле. Әмма Гөлҗиһан ападан нигә бер зарлану сүзе чыксын. Иртәдән кичкә кадәр бу гаилә эш белән мәшгуль иде.
Кыш көннәрендә исә бүлмәнең бер почмагына туку станогы кереп утыра. Хатын-кызлар сарык йоныннан матур-матур коверлар, паласлар тукыйлар иде. Йорт тулы мал-туа. Язын, җәен бакча, бәрәңге бакчасы. Көндезләрен таякка колхоз эшенә йөределәр. Гаиләдә, билгеле төрлесе булгандыр. Ләкин Гелҗиһан апа һәрвакыт ачык күңелле, тыныч кына йомшак сүзле, кешеләр белән аралашканда яхшылык, тынычлык өләшүче булды. Мөхәррәм абый төзүчеләр бригадасында колхозны, авылны торгызуда эшләде. Аның көче кергән төзелеш объектларының күбесе әле бүген дә исән, бүген дә, Мөхәррәм абыйның бакыйлыкка күчкәненә ике дистәдән артык еллар үтсә дә, аның җылысын, күңел сафлыгын авыл халкына өләшә. Бу гаилә ирле-хатынлы бүрәнәнең ике башыннан икәү күтәреп, үз көчләре белән буш урында йорт торгыздылар, бакча булдырдылар. Гаиләдә бөтен кешеләргә үрнәк булырлык балалар тәрбияләп үстерделәр. Әти-әниләренең тормыш үрнәге балаларының ныклы яшәү нигезе булды.
Минем әнием – Бану Абитова, Яңа Кәкерле мәктәбендә 50 елга якын биология фәнен укытты. Җәй көннәрендә мәктәп бакчасында практик дәресләре алып барды. Җиләк-җимеш, яшелчә үстерү серләренә өйрәтте. Авыл халкы бүген дә “Мәктәпнең тәҗрибә бакчасы авылыбыз өчен Апаның тере истәлеге,”-диеп сагынып искә алалар. Барлык авыл халкы әниемнең кадерле укучылары иде. Аның белән сөйләшкәндә, авылның бер кешесе турында да: ”Ул начар...”диеп сүз әйтергә дә ярамый иде. Тиз-тиз ул кешенең яхшы сыйфатларын искә төшереп аклап чыга иде.
”Әй асыл да кешеләр алар! ”Бу әнинең соңгы карары була иде. Ләкин бөтен күршеләр арасында әнинең берәүдән дә начар сүз әйттерми торган ике кеше бар иде. Берсе Мөхәррәм абый, икенчесе әтиемнең ике бертуганның улы Ахметшин Фарса абый булды. Сугыш вакытында тормышның барлык авырлыгын шул 12-14 яшьлек малайлар белән бергә тарттык, ачлыкта кабымнарыбызны бүлештек.
17 яшьләре тулуга ач-ялангач малайлар Ерак Көнчыгыш фронтына китеп бардылар. Илнең иң ерак чикләрен япон самурайларыннан азат иттеләр. Ябык кына гәүдәләре белән зур сугышка нокта куйдылар. Түзделәр, зарланмадылар. Җигелеп эшләделәр, - диеп, зур ихтирам белән сөйли иде әнием. Мин үземнең сигез дистә еллык тәҗрибәм белән Гөлҗиһан апа һәм Мөхәррәм абыйның гаилә тормышын күз алдымнан кичерәм дә, ул буын кешеләрен “Геройлар!” дип атыйсым килә. Аларның якты истәлеге, кояшлы рухы балаларына нигезләрен саклап, тирә-юньне матурлап яшәргә көч бирә.
Рәхмәт Сезгә, сугыш елы балаларына – ныклыгыгыз, түземлегегез, изгелегез өчен!
Күршедә Сезгә сокланып, Сезне яратып 80 ел сагынып яшәгән, кечкенә кыз исеменнән, бүгенге көндә әби статусында булган Дилүзә Абитова. Казан шәһәре, 2026 ел.
Нет комментариев