Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Мәдәният дөньясында

«Таң» халык җыр һәм бию ансамбле Идел буе халыкларының гореф-гадәтләрен саклауга өлеш кертә

Биеп яшиләр

Ансамбльнең озак еллардан бирле, алмаштыргысыз җитәкчесе — Лилия Мансур кызы Җамалетдинова.

Лилия белән кыскача таныштырып китсәк, балачагыннан сәнгатькә гашыйк булып үскән кыз ул. Шуңа да мәктәпне тәмамлагач Алабуга мәдәни-агарту училищесында юл ала, хореограф белгечлеген үзләштерә. Лилия 1991 елның сентябреннән районның мәдәният йортында хореограф булып эшли башлый. 

Ул елларда район мәдәният йортында 1970 елда ук оешкан ансамбль белән ул вакытта Равиль Кәлимуллин җитәкчелек итә. Лилия Мансур кызы да әлеге ансамбль составында беренче хезмәт чыныгуын ала. 

— Мин коллективта солист идем. Равиль Каюмович вафат булгач коллективны җитәкләү миңа насыйп булды,-ди Лилия Җамалетдинова.

Яшь, тынгысыз хореограф иинициативасы белән ансамбльгә иҗади, сәнгатькә гашыйк яңа яшьләр һәм балалар туплана. Һәм менә инде 32 ел Лилия Мансур кызы «Таң» ансамбленең балетмейстеры. Бүгенге көндә «Таң» халык җыр һәм бию ансамбле составвында дүрт төркем шөгыльләнә. Аның беренчесе, «Бәхетле балачак» дип исемләнгәне — кече төркем, 7 яшьтән алып 10 яшькә кадәрге 27 баланы туплый. Дәресләр атнага ике тапкыр үткәрелә, аннан соң өстәмә өйрәнүләр дә була. Мәктәпкәчә яшьтәгеләр төркемгә 3 яшьтән алып 4 яшькә кадәр булган 20 бала йөри. Урта төркемдә 10 яшьтән 14 яшькә кадәрге балалар. Дүртенчесендә 21 яшьтән 40 яшькә кадәр булган 18 чүпрәлеле бар.

Коллективлар репертуарында Идел буе халыкларының, ягъни татар, чуаш, рус, мордва, мариларның халык биюләре, шулай ук эстрада, заманча биюләр, сюжет композицияләре урын алган. Лилия Мансур кызы ел саен һәр төркем өчен өч яңа бию өйрәнүләре турында да сөйли. 

— Биюне төрлечә булдыру идеясе туа: музыка тыңлаганда, анда яңа бию өчен ниндидер образны шунда ук күрергә мөмкин, идея бөтенләй очраклы рәвештә дә килергә мөмкин,-ди балетмейстр.

Ансамбль ел саен «Созвездие — Йолдызлык» фестивалендә һәм республикакүләм башка чараларда актив катнаша һәм призлы урыннар яулый. Ансамбльнең урта төркеме «Шаян кызлар» биюе белән Казанда «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә, «Сибирские выкрутасы» халыкара хореография сәнгате бәйгесендә, Чувашия Республикасының Батыр районы Шыгырдан авылында Сабантуйда катнашканнар. «Бәхетле балачак» кече төркеме «Танец цыплят» биюе белән Ульяновск шәһәрендә үткән «Матрешка» балалар һәм яшүсмерләр иҗатының төбәкара фестивалендә уңышлы чыгыш ясаган. Чувашия Республикасының Чабаксар шәһәрендә «Россия чишмәләре» халык иҗаты фестивалендә катнашып, фестиваль Дипломы, шулай ук, Чувашия Республикасы Мәдәният, милләтләр эшләре һәм архив эше министры К. Г. Яковлевның Рәхмәт хаты белән бүләкләнгәннәр.

«Таң» ның визит карточкасы булып «Авыл яшьләре» биюе тора. Лилия Мансур кызы коллективка костюмер, тавыш операторы, аранжировщик, костюм тегүчеләрнең ярдәм итүен дә әйтә. Төрле чараларда чыгыш ясау өчен костюмнарны Грант акчаларына булдыралар, район җитәучелеге дә кайгыртучанлык күрсәтә. 
2023 елда «Таң» халык җыр һәм бию ансамбле «Татарстанның мәдәни башкаласы» бәйгесе кысаларында узган муниципаль берәмлекләрнең мәдәният көннәре концерт программасында «Эх, биибез» дигән бию белән чыгыш ясаган.

— Безнең өчен бию —ул үзеңнең эмоцияләреңне башкаларга да җиткерү, сәхнәдә тылсым булдыру,-ди Лилия. 

Белешмә

1982 елда «Таң» бию коллективына «Халык ансамбле» исеме бирелде. Коллектив аны өч ел саен уңышлы раслап килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев