Чүпрәледә мәктәп театрларында балалар теләп шөгыльләнә
Театр иҗаты бала үсешенә уңай йогынты ясый
Районның Советлар Союзы Герое С. А. Уганин исемендәге Матак урта гомуми белем бирү мәктәбендә, менә биш ел инде «Яшь театраллар» дип исемләнгән балалар театры эшләп килә.
Мәктәп директоры Марина Ермолаева башлангыч сыйныф укучылары шөгыльләнүче бу театрның дәресләрдән соң, дәрестән тыш чара буларак, эшләве турында әйтә. — Мәктәп театры — балаларның талантларын тагын да үстерү өчен оештырылды, -ди ул. — Театрда сыйныф җитәкчеләре Людмила Лысова, Татьяна Мосейкина, Маргарита Кузнецова җитәкчелегендә 3нче сыйныф укучылары Арсений Ушаков, Алиса Спиридонова, Амалия Шумилова, Вероника Мишанкина, 2нче сыйныф укучысы Валерия Шумилова шөгыльләнә. Ә 5нче сыйныф укучысы Кристина Емелъянова — театрның алып баручысы.
Мәктәп театрында шөгыльләнүче балалар ел саен район һәм республика күләмендә үткән чараларда да еш катнашалар. Шуларның берсе — Казанда үтүче «Сәйяр» мәктәп театр коллективлары фестивале. Әлеге фестиваль республикада 1998 елдан бирле үткәрелеп килә. 2023-2024 уку елында мәктәп театры әлеге фестивальнең зона этабына чыга һәм чакыру ала.
— Әлбәттә, без балалар белән моңа бик куандык. Зона этабында чыгыш ясау өчен рольләрне яшь артистларыбыз тагын да яхшырак өйрәнделәр, әкият геройлары костюмнары да бик матур иде. Безне зона этабында чыгыш ясарга өйрәтү өчен район мәдәният йорты режиссеры Ринат Кәлимуллин һәм район мәгариф бүлеге методисты Алсу Тумакова да килделәр, -диләр мәктәп театрында шөгыльләнүче балалар һәм аларның җитәкчеләре.
Бергәләшеп шөгыльләнү үз нәтиҗәләрен дә биргән. Зона этабында катнашып, яшь артистлар 35 мәктәп театры арасында мәртәбәле 1нче урынны яулыйлар һәм аларны Казан шәһәренә чакырып, I дәрәҗәле Диплом, 15 мең сумлык сертификат белән бүлклиләр.
— Без фестивальдә чуваш телендә «Мышка-путешественница» әкияте белән катнаштык. Спектакльне башта мәктәптә күрсәттек, аннары Буада финалга чыктык. Быел да әлеге фестивальдә катнашырга телибез,-диләр алар.
Әлбәттә, районыбыз мәктәпләрендә шундый театрлар эшләве, укучыларның сәнгатькә,
сөендерә. Киләчәктә үзебезнең районнан үсеп чыккан театр артистларыбыз белән горурланырбыз да әле.
(Матак урта мәктәбе турында тулырак язманы газетабызның киләсе саннарының берсендә укый аласыз).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев