Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Мәдәният дөньясында

Чүпрәле районы Шланга авылында «Майның унбише» бәйрәме гөрләде

Табигать нурга күмелгән мәлдә

Районда ел саен уздырыла торган «Авыл көне» чарасын Шланга авыл җирлеге башлап җибәрде. Биредә ул «Майның унбише» буларак билгеләп үтелә. 

Бу көн элек-электән авыл халкының, гореф-йолалар нигезендә, урманга йөрүе, анда иң олы имән куагын кочаклавы, сәламәтлек, илгә тынычлык, әйбәт тормыш соравы белән бәйле. Шулай ук, бу көннәрдә шифалы дару үләннәре җыю, беренче каен себеркесен әзерләү гадәте дә саклана.
"Майның унбише"нә тирә-юньдәге авыллардан да халык килә.

— Бу — язгы эшләрдән соң билгеләп үтелүче очрашу һәм ял бәйрәме. Күпләр якыннарының хәлләрен белешергә, туган нигезләрен күрергә кайта. Мондый очрашулар, бәйрәмнәр әби-бабайлардан килгән гореф-гадәтләрне саклауга, аларны үстерергә ярдәм итә, яшьләребездә милли традицияләргә мәхәббәт тәрбияли, дип чараның асылын билгеләп үтте бәйрәмдә катнашкан район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов.

Күркәм бәйрәм уңаеннан изге теләкләрен авылдашларына җирлек башлыгы Илдар Якупов та ирештерде.
Шланга авылы — агач эшкәртү буенча иң уңган балта осталары, мәдәниятле, җырга-моңга гашыйк кешеләр яши торган җирлек.

Бу көнне дә сәхнә түренә авылның олысы-кечесе, кайткан кунаклары да чыкты. 
Мәйдан уртасындагы милли уеннарның берсе артыннан икенчесе үрелеп барды. Кемдер капчык тотып сугышты, кайсыдыр кул көрәштерүдә катнашты. Хатын-кызлар арасында, мәсәлән, Фәния Мостафина барлык көндәшләрен дә җиңеп, 1нче урынны яулады. Бәйрәм автомашинаны тартып, берничә метрга алга күчерү уены белән дәвам итте. Әтәчне дә колга башына менеп түгел, артыннан куып тоттылар. Аркан тартыш уены да бик күңелле үтте. Уенда катнашучыларның берсе дә бүләксез калмады.

Бәйрәм дәвамында сәүдә рәтләре эшләде. Балалар татлы сый-нигъмәтләрдән авыз итте, таганнарда атынды, батутларда сикерде һ.б. Һәркемнең йөзендә бер-берсен күрүдән шатлыклы елмаю балкыды, ә инде кунакка кайткан оныклар — әби-бабай өчен зур сөенеч иде. Кыскасы, бәйрәмгә килгән һәркем рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты, урман аланының саф һавасыннан тәненә сихәт алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев