Чүпрәле районы Яңа Кәкерле авылында “Авылым кичләре” узды
«Авылым кичләре» проекты кысаларында район авылларында чаралар дәвам итә.
Борынгыдан һәр авылда үз кичке уеннары булган. Алар үзләрен күрсәтергә, башкаларны карарга, такмак әйтеп ярышырга, җырлар җырларга җыелганнар. Шулай итеп әкиятләр, җырлар, мәкальләр,әйтемнәр, уеннар барлыкка килгән.
Гомумән, кичке уеннар элек-электән татар халкының иң матур, иң күркәм йолаларыннан саналган. Кичке уеннарда җыр-бию, уен-көлке бер генә минутка да тынып тормаган.
Яңа Кәкерле авылы мәдәният йорты җитәкчесе Мәдинә Җамалетдинова Яңа Кәкерле авылында яшәүчеләр өчен, милли мәдәниятне саклау һәм үстерү, фольклор, халык гореф-гадәтләрен өйрәнү, файдалы ял итү максатыннан, кичке бәйрәм оештырды.
Чарада яшьләр белән беррәттән урта яшьтәгеләр дә, авылыбызның өлкән яшьтәге апалары, абыйлары да катнашты. Тирә-күрше авыллардан да, Ульяновск өлкәсеннән кайтучылар да шактый иде.
Туган авыл һәркем өчен якын, кадерле ул. Кеше кайда гына яшәсә дә, мөмкинлек булу белән туган авылына кайтырга тырыша, хатирәләрен яңарта, яшьлектә йөргән сукмакларын барлый. Бу көнне дә илебезнең төрле төбәкләрендә яшәүче авылдашларыбыз туган якларын сагынып кайтканнар иде. Бу чара күп кенә сабакташларның, дусларның очрашу, күрешү урыны да булды.
Чараны Яңа Кәкерле авылы мәдәният йорты мөдире Мәдинә Нурулла кызы ачып җибәрде һәм килүчеләргә, ерак араларны якын итеп кайтучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Бәйрәм котлаулар, матур теләкләр, үзешчән артистларыбызның чыгышлары белән үрелеп барды. Читтән кайткан һәм килгән кунакларыбызның җыр-моңнары да чарага бәйрәм төсмерен өстәде. Кичәдә татар халкының төрле уеннары да урын алган иде. Гомумән, чарада авылдашларыбызның, кайткан һәм килгән кунакларның һәркайсы рәхәтләнеп ял итте, күңел ачты. Кич буе җырлар, биюләр, мәзәкләр тынып тормады.
Уеннарда уйнап, җырлап-биеп күңел ачкан авылдашларыбыз, килгән һәм кайткан кунакларның олысы-кечесе очрашу-бәйрәмне соңыннан Мәдинә Җамалтдинова тарафыннан мул итеп әзерләнгән чәй өстәле артында да дәвам иттеләр. Самаварда кайнаган чәйдән авыз иткәндә алар рәхәтләнеп бер-берсе белән аралаштылар, хатирәләрен уртаклаштылар, күңелле әңгәмә корып утырдылар.
Әйтергә кирәк, мондый очрашулар гадәти тормышны төрлеләндерергә ярдәм итә, рухи күтәренкелек бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев