Кәбестәне ничек үстерергә: агроном Салават Галимҗанов киңәшләрен бирә
Кәбестәне салкын урында озак сакларга һәм, нәтиҗәдә, хәтта кыш көне дә ашарга мөмкин.
Кәбестәне үстерүдә таралган хаталардан ничек сакланырга һәм яхшы уңыш ничек алырга? Татарстан Республикасы буенча “Россельхозцентр” учреждениесе филиалының әйдәүче агрономы Салават Галимҗанов үзенең киңәшләре белән уртаклаша.
–Әлбәттә, туфракны дөрес әзерләүдән башларга кирәк. Чәчү алдыннан барлык чүп үләннәрне җыеп алырга, 30 сантиметр тирәнлеккә җир басарга кирәк. Шулай ук 2-3 атна эчендә, мәсәлән, компост, яки искергән тирес, шулай ук суперфосфат кебек органик һәм минераль ашламалар кертү яхшы нәтиҗә бирә.
Кәбестәгә яктылык һәм киңлек кирәк, шуңа күрә түтәлләрне бер-берсенш якын ясамаска кирәк.
Татарстан Республикасы шартларында иртә өлгергән яки уртача өлгергән сортларны (мәсәлән, «Слава 1305», «Белорусская 455», «Июньская» һ.б.) үстерү оптималь вариант булачак.
Орлыкларны чәчү һәм рассада ясауда ике төп вариант бар: я орлыкларны шунда ук грунтка чәчәргә, я башта өй шартларында үсентеләр үстерергә, ә аннары аны түтәлләргә утыртырга.
Кәбестә дым ярата торган үсемлек, шуңа күрә даими су сибү, бигрәк тә эссе коры көннәрдә, уңышның сыйфатына һәм күләменә уңай йогынты ясаячак. Әгәр аңа су сипмәсәң, туфрак кибә, шуның аркасында яфраклар саргая һәм коела башлый.
Чүпрә белән тукландыру үсемлекне аксым, калий, магний, биологик актив компонентлар белән баета. Чүпрә эремәсе үсешне стимуллаштыра, җирнең сыйфатын яхшырта, үсемлекләрне туклыклы матдәләр белән туендыра, аларның иммунитетын ныгыта.
Үсемлекләрне саклау турында сөйләгәндә, кәбестәдә күп төрле авырулар очрый һәм һәр авыруга каршы үз алымы кулланылуы турында әйтәсе килә. Иң еш очрый торганнарыннан пероноспороз яки ялган онлы чык, гөмбә тибындагы авыру, ул кәбестә үсентеләренә шактый зыян китерә. Бу авыруга каршы көрәштә орлыкларны утырту алдыннан яки зарарланган үсентеләрне (беренче билгеләр барлыкка килгәндә) төрле биопрепаратлар белән эшкәртергә кирәк.
Шул ук вакытта кәбестә турында сөйләгәндә, аның файдалы үзлекләре турында да онытмаска кирәк: аның составында төрле витаминнар (А, В1, В2, В3, В5, с, E һ.б.) һәм файдалы минераллар – калий һәм кальций бар. Шулай ук, клетчатка да аның составында бар, ул эчәклеккә һәм ашкайнату системасына уңай йогынты ясый. Шул ук вакытта кәбестә ялкынсынуга каршы үзлекләргә ия булып тора, иммунитетны ныгытырга ярдәм итә. Һәм түбән калорияле булуы аркасында ул ябыгырга теләүчеләргә ярдәм итә. Кәбестәне салкын урында озак сакларга һәм, нәтиҗәдә, хәтта кыш көне дә ашарга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев