Груша үстерү серләре
Белгеч киңәше
Груша агачын тәрбияләү үзенчәлекләре турында Татарстан Республикасы буенча “Россельхозцентр” учреждениесе филиалының үсемлекләрне яклау бүлеге әйдәүче агрономы Салават Галимҗанов сөйли.
Үсемлекләрне тәрбияләүне утырту вакытыннан башларга кирәк. Агачлар тирәсендәге грунтны утыртканнан соң ук мульчилиләр, бу исә дымны озакка сакларга һәм җирнең өске катламын киптермәскә мөмкинлек бирә. Груша су сибүгә бик мохтаҗ булмаса да, эсседә дымлылыкны ярата.
Агачларны елга ике мәртәбә агарталар, бу исә язгы чорда агачны кояш пешүеннән һәм бик нык кызудан сакларга, ә елның салкын вакытында кабыктагы бөҗәкләрне юк итәргә мөмкинлек бирә.
Груша мул уңыш биргәндә, аның көче бетә, нәтиҗәдә агач кыш көне туңарга мөмкин. Мондый хәлне булдырмас өчен көз көне азот белән тукландырырга, аны грунтны йомшарту һәм мул итеп су сибү белән бергә алып барырга кирәк. Моны мөмкин кадәр иртәрәк эшләргә, чөнки кырау алдыннан ашлама грушага вакытында «йокыга китәргә» мөмкинлек бирмәячәк.
Чәчәк аткан вакытта һәм җимешләре булганнан соң, агачны азот, фосфор һәм калий катнашмасы белән тукландырырга һәм кәүсә тирәсендәге туфракка ашламалар кертергә киңәш ителә.
Язын грушаны тәрбияләү гадәттә өстәмә тукландыруны үз эченә ала. Нормаль үсеш процессында груша елына 40 сантиметр үсә. Әгәр дә ул күпкә кечерәк булса, ашыгыч рәвештә агачны ашларга кирәк. Шул ук вакытта агачның яшен дә исәпкә алырга. Әгәр аңа инде 15 яшьтән узган икән, тукландыру үзе ярдәм итмәячәк – яшәртү өчен карт ботакларын кисәргә кирәк.
Утыртканнан соң беренче елда грушаны ашларга кирәкми. Сез аңа кирәкле барлык матдәләрне чокырга салгансыз бит. Ә аннары икенче елда органик ашламаны өч елга бер тапкыр, минераль ашламаларны – ел саен, утырткандагы кебек үк, туфрак белән болгатып, кертә башларга мөмкин. Органик ашламаларны минераль ашламалардан соң өстиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев