Чүпрәледә урып-җыю эшләре башланды
Район буенча 28395 гектар мәйданда бөртекле, 24876 гектар мәйданда майлы һәм техник культураларны җыю бурычы тора.
Бренчеләрдән булып “Цильна” һәм “Чүпрәле Рассвет Агро” җәмгыятьләре урып-җыю эшенә керештеләр.
Урып-җыю кампаниясенең барышы белән район башлыгы Марат Гафаров, районның агроидарә җитәкчесе Тәлгать Халитов танышып йөрделәр.
Агымдагы ел урагында “Цильна” җәмгыятендә 2085 гектар мәйданда бөртекле культураларны җыеп аласы бар, шуның 600 гектары — көзге бодай, 500 гектары — сабан бодае, 600 гектары — арпа, 80 гектары — солы, 100 га — борчак, 150 гектары бөртек өчен кукуруз һәм башкалар.
“Цильна” җәмгыятендә урак эше Илгиз Миначев җитәкчелегендә (ярдәмчесе Дамиль Алимов) “Класс-Мега, Фәнис Вәлиев (ярдәмчесе Илназ Нуруллин) җитәкчелегендә “Полесье”, Рәфик Шәйдуллов (ярдәмчесе Илназ Фәхретдинов), Камиль Камалов (ярдәмчесе Альфинат Миначев), Фәнис Хәйруллин җитәкчелегендә (ярдәмчесе Ранис Хәйруллин) башланды. “Класс-Тукано” комбайннарын “иярләп”, алар 180 гектар мәйданны биләгән “Марафон” сортлы көзге бодайны суктырырга керештеләр. Көзге бодайның уртача уңышы ... центнерны тәшкил итә.
Ашлыкны ындыр табагына “КамАЗ” автомобильләрен идарә итүче шоферлар Әсхат Җамалетдинов, Ильнур Алимов, Фәнис Хәкимов, Алексей Марков, Владимир Макаров һәм Игорь Горбунов ташып торалар.
Җәмгыятьтә барлык эшләр дә өзлексез бара. Ашлыгы суктырып алынган басуларда саламы җыелып, рулоннарга чорнатыла бара һәм маллар өчен азык утарларына кайтарыла. Аннан соң басулар киләсе ел чәчүе өчен әзерләнеп, сукалап та куела.
Агымдагы елның урагында район хуҗалыклары кырларында 84 комбайн эшләячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев