Чүпрәледә педагогик хезмәткәрләрнең август киңәшмәсе узды
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә педагогик хезмәткәрләрнең август киңәшмәсе узды

Быел ул «Белем һәм тәрбия бирү: Чүпрәле муниципаль районының мәгариф системасын үстерү традицияләре, казанышлары һәм перспективалары” темасы кысаларында узды.

Киңәшмә башланыр алдыннан мәгариф учреждениеләре үзләренең казанышларын туплаган бай күргәзмә тәкъдим иттеләр. Биредә белем бирү учреждениеләрендә тормышка ашырылучы проектлар, һөнәри юнәлеш бирү мәйданчыклары һәм башкалар урын алган иде.

Чара барышында, шулай ук, “Мәктәпкә барырга ярдәм ит!” акциясе кысаларында агымдагы уку елында 1нче сыйныфка баручы укучыларга мәктәп букчалары һәм кирәк-яраклар тапшырылды.

Август конференциясенең пленар утырышы Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннарыннан башланып китте. Конференциядә катнашучыларга Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцовның видеомөрәҗәгате тәкъдим ителде. Үз чыгышында министр мәгариф хезмәткәрләре алдында торган бурычлар, укыту-тәрбия өлкәсендәге яңалыклар, педагогик хезмәткәрләргә хезмәт хакы түләү һәм башка күп кенә өстенлекле мәсьәләләр турында сөйләде, шулай ук, педагогларны яңа уку елы белән котлады һәм уңышлар теләде. Тулырак сылтама буенча.

 


Нет комментариев