Чүпрәле хәбәрләре

"Туган як" - Чүпрәле районы газетасы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә көзге, язгы бөртекле культураларны җыю дәвам итә

Район буенча 6230 гектар мәйданда бөртекле һәм техник культуралар урып-суктырылган.

Шул исәптән 4332 гектар мәйданда бөртеклеләрне урып-җыю эшләре башкарылган. Бу барлык мәйданнарның 16 проценты. Һәр гектардан чыккан уртача уңыш  40 центнерны тәшкил итә.

Бүгенге көндә “Цильна” җәмгыятендә урып-җыеласы мәйданнарның 50 процентында эшләр төгәлләнгән. 1048 гектар мәйдандагы бөртекле культураларның уңышы җыеп алынган, һәр гектардан чыккан уртача уңыш–56,9 центнер. Район хуҗалыклары арасында бу иң зур күрсәткеч.

“Чүпрәле Рассвет Агро” җәмгыятендә дә урып җыеласы мәйданнарның 18 процентында эш тәмамланган. “АгроТрансПорт”, “Агро-Вест” җәмгыятьләре, “Р.А.Бикчуров”, “И.Ф.Мәхмүтов” һәм “Низамов А.А.” крестьян-фермер хуҗалыклары да урып-җыю эшләренә керешкән.

Урып-җыю белән бер үк вакытта район хуҗалыкларында көзге культуралар чәчү өчен туфрак та әзерләнә. Агымдагы елда районда 14 мең 665 гектар мәйданда көзге чәчү үткәрү планлаштырыла, шуның 9665 гектарын – кышкы бодай, 5000 гектарын кышкы рапс тәшкил итәчәк. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре алдында барлыгы 35 мең гектар мәйдандагы җирләрне эшкәртү бурычы тора.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев