Чүпрәле районы Матак авылында күп функцияле үзәк төзелә
Объектларның күбесендә инде эшләр ахырына да якынлашып килә.
Матак авылында сафка басачак күпфункцияле үзәк бинасын төзү эшләре агымдагы елның февраль аенда ук башланып киткән. Бинаның фундаменты ясалып, стеналары да өелгән, хәзерге вакытта түбәсен каплау буенча эшләр үткәрелә. Төзелеш эшләрен “СтройСити” оешмасы башкара. Социаль объект тамаша залы 45 урынга исәпләнгән авыл мәдәният йортын, китапханәне, архив бүлмәсен һәм Матак авыл җирлеге бинасын бер түбә асына берләштерәчәк.
Надежда Шингарева, Матак авылындагы мәдәният йорты җитәкчесе:
–Мәдәният йорты җитәкчесе вазифасын 10 елдан артык башкарам. Бинабыз бик иске иде, берничә тапкыр косметик ремонт та ясалды. Әмма, түбәдән барыбер су үтә иде. Яңа бинаның төзелешен бик шатланып кабул иттек. Ниһаять, заманча шартларда эшлиячәкбез.
Күргәнегезчә, районда төзелешләр гөрли. Яңа корылган, ремонтланган объектларның район халкының яшәү, эшләү шартларын тагын да яхшыртачагына сөенергә генә кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев