Чүпрәле өлкәннәре ял кичәсенә җыелды
Районыбызда төзекләндерелгән “Приказ” күле өлкәннәребез өчен яраткан ял итү урынына әверелде.
Шушы көннәрдә Россия пенсионерлар берлегенең җирле бүлекчәсе тарафыннан оештырылган ял киче көмеш буын вәкилләрен кабат бергә җыйды.
Чарада район үзәге пенсионерлары гына түгел, башка авыллардан да өлкән яшьтәгеләр катнашты. Ветераннарыбызның район күләмендәге һәм республика дәрәҗәсендәге барлык иҗтимагый әһәмиятле чараларда актив катнашулары беркемгә дә сер түгел. Әлеге чара да өлкәннәребезнең актив тормыш мизгелләренең берсе булды.
Бәйрәмдә катнашучыларны Россия пенсионерлар берлегенең райондагы җирле бүлекчәсе җитәкчесе Дилүзә Азизова, Социаль фондның Чүпрәле районындагы клиент хезмәте (бүлек хокукларында) җитәкчесе Роза Гафарова һәм район ветераннар советы җитәкчесе урынбасары Рөстәм Хәмидуллин сәламләделәр. Алар ветераннарга районның иҗтимагый тормышында актив катнашулары, намуслы хезмәтләре, зур тормыш тәҗрибәләре өчен рәхмәт белдерделәр, сәламәтлек, бәхет, озын гомер теләделәр.
Кичә бик җылы атмосферада узды. Өлкәннәр яраткан җырларын җырладылар, биеделәр, самовардан хуш исле чәй эчтеләр, күңел ачтылар, яшьлек елларын искә төшерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев