Өлкәннәр көне алдыннан Иске Чүпрәле авылында көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды
Көн вакыйгасы

Өлкәннәр көне алдыннан Иске Чүпрәле авылында көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды

Иртәдән үк базар мәйданында күп халык җыелган иде, музыка яңгырады, мәдәният хезмәткәрләре үз җырларын бүләк иттеләр.

Ярминкәдә авыл хуҗалыгы продукциясенең киң ассортименты: арпа, солы, бодай, борчак, шулай ук, он, шикәр комы тәкъдим ителде. Моннан тыш, җиләк-җимеш һәм яшелчәләр сатып алырга да мөмкин булды: алма, малина, бал, сарымсак, кәбестә, суган һәм башка товарлар. Печән һәм салам белән транспортлар тезелеп торды. Мал-туар белән дә транспорт килгән иде. Продукция авыл хуҗалыгы предприятиеләре, КФХ, шәхси эшмәкәрләр тарафыннан тәкъдим ителде. Ярминкәдә товар тулы 50гә якын машина бар иде.

Социаль яклау бүлеге һәм «Кайгырту» оешмасы хезмәткәрләре өлкән яшьтәге кешеләргә үзләре сатып алган авыл хуҗалыгы продукциясен өйләренә кайтарырга ярдәм иттеләр. Ярминкәгә килүчеләр өйләренә әлләни ашыкмадылар да кебек — рәхәтләнеп концерт карадылар, бер-берсенең хәл-әхвәлләрен белешеп, танышлары белән аралаштылар.

Иске Чүпрәле авылыннан Фәридә Хафизова:

— Ярминкәдә шикәр комы сатып алдык. Барысы да яхшы оештырылган. Ел саен чыгабыз. Бәяләр дә әлләни кыйбат түгел.

Үз транспорты — мотоблокта азык-төлек алырга килгән Василий дәдәй:

— Һава торышы яхшы, яңгыр юк, саф һава. Ел саен киләм, сатып алабыз, оештыручыларга рәхмәт.


Нет комментариев