Чүпрәлеләр Екатеринбургтан җиңү белән кайттылар
Көн вакыйгасы

Чүпрәлеләр Екатеринбургтан җиңү белән кайттылар

Ярышлар өч көн дәвам итте.

20-23 ноябрьдә Екатеринбург шәһәрендә кикбоксинг буенча Бөтенроссия ярышлары узды.

Ярышларда тренер Данил Алимов җитәкчелегендә безнең районның яшь кикбоксчылары катнашты.

Кик-лайт бүлегендә Рафаэль Дамаев һәм Илья Кудрявцев бронза призерлар булдылар, Адель Воробьев - көмеш призер һәм турнирның җиңүчесе булып Кудрявцев Тимофей танылды.

Лайт-контакт бүлегендә Тимофей Кудрявцев һәм Рафаэль Дамаев 3 урынны яуладылар.

Яшь чемпионнарны котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!


Нет комментариев