Чүпрәледән “Хелхем” Сертификат белән бүләкләнде
Көн вакыйгасы

Чүпрәледән “Хелхем” Сертификат белән бүләкләнде

«Безнең йорт-Татарстан» республика этномәдәни фестиваленең гала – концерты узды

Чара Халыклар бердәмлеге көне кысаларында башкалабыз Казан шәһәрендә узды. Анда  этномәдәни чарага йомгак ясалды.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әлеге бай эчтәлекле мәдәни чараны оештыручыларга һәм анда катнашучыларга туган мәдәниятне саклауга һәм популярлаштыруга керткән өлешләре өчен рәхмәт әйтте.

Аннары Рөстәм Миңнеханов республика халыкларының этномәдәни үсешенә зур өлеш керткән татарстанлыларга дәүләт бүләкләре тапшырды. Татарстанның 10 иҗат коллективы Татарстан Рәисе исеменнән сертификатлар алды. Сертификатлар коллективларга алга таба киемнәр тегү, кирәк-яракларга тоту өчен тапшырылды.

Сертификатлар алучылар арасында Чүпрәле районыннан “Хелхем” халык фольклор ансамбле дә бар иде. Әлеге иҗат коллективын Татарстанның мәдәният һәм мәгариф хезмәткәре Людмила Сердцева җитәкли. Ансамбль район, республикакүләм, шулай ук, төбәк регионнарда танылу тапты, күп кенә конкурс, бәйгеләрнең җиңүчесе булып тора.

Чарада район Башкарма комиеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов җитәкчелегендә делегация дә катнашты.

Белешмә

«Безнең йорт – Татарстан» республика этномәдәни фестивале 2012 елдан бирле республика территориясендә яшәүче халыкларның бердәмлеген ныгыту һәм бер-берсен рухи яктан баету максатында үткәрелә. ТР Рәисе кушуы буенча 2014 елдан гала-концерт Халыклар бердәмлеге көне кысаларында үткәрелә.

2026 елда фестиваль төрле милләтләрдән булган 4 меңнән артык катнашучыны берләштерде. Сайлап алу этаплары 3 октябрьдән 20 октябрьгә кадәр җиде зонада – Нурлат, Арча, Буа, Казан, Менделеевск, Сарман һәм Лениногорск районнарында узды. Фестиваль республиканың барлык муниципаль районнары коллективларын колачлады.


Нет комментариев