Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә ветераннар гуманитар ярдәм җыя

Соңгы араларда гына «Благодарение» фондына алар 86000 сум күләмендә акча җыеп тапшырганнар.

Районда уздырылган һәр акциягә, чарага ветераннарның район советы да актив кушыла. Соңгы араларда гына «Благодарение» фондына алар 86000 сум күләмендә акча җыеп тапшырганнар. 

— Иске Кәкерле авылының өлкән яшьтәге абый-апаларына бу уңайдан рәхмәт әйтәсем килә, -ди ветераннарның район советы рәисе Роза Насибуллина. — Алардагы ветераннар оешмасы фондка 75000 сум акча кертте. Әлеге ярдәм нигездә авыл кешеләреннән тупланды. Бу кчалата саналганы гына. Әкүпме өлкән яшьтәге кеше ризук: бал, варенье, пряник-печенье кебек әйберләр китерә. 80 яшьтән узган, үзләре генә яшәүче өлкәннәрдән алмаска да тырышабыз. Әмма алар моңа каршы төшә. Чөнки сугыш чоры балалары бит алар — михнәтләр кабатланмасын, хәрби операция зонасында кем дә ачлыктан тилмермәсен дип тели. Шуңа да бер телем икмәге белән дә уртаклаша. Рәхмәт аларга, -ди Роза Насибуллина.

— Ветераннарның район советы рәисе Мунчәли авылында яшәүче Тәзкирә Идиятуллинага, Яңа Ишле, Чәкен, Яңа Элмәле, Матак авыллары ветераннар советы рәисләренең дә бу эштә активлык күрсәтүләре турында сөйләде һәм оешма исеменнән рәхмәт белдерде.

— Безнең ил нинди генә каршылыклар күрмәгән, ә нәтиҗәдә җиңелүдән, коллыкка төшүдән аны халкының бердәмлеге коткарган. Бу бүгенге замагда да шулай ук — бердәм булганны кем дә сындыра алмас, — ди Роза Насибуллина.
— 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев