Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә «Р. А. Бикчуров» хуҗалыгында шикәр чөгендерен алуны тәмамладылар

Татлы тамыр мул уңыш биргән

«Р. А. Бикчуров» крестьян-фермер хуҗалыгы хезмәтчәннәре район хуҗалыклары һәм җәмгыятьләре арасында беренчеләрдән булып шикәр чөгендере алуга керештеләр. 

— Елның авыл хуҗалыгы тармагы өчен уңай килмәвен, коры, яңгырсыз булуын исәпкә алсак, шикәр чөгендеренең уңышы да ярыйсы гына, һәр гектардан чыккан уртача уңыш 400 центнерны тәшкил итә,-ди крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Равил Бикчуров.

Чөгендер алу Римма Мәүлетова фотосыРайон хуҗалыкларында көзге эшләр бер-берсенә тоташып бара. Район буенча бөртекле культураларны урып-җыю тәмамлану белән үк игенче-механизаторлар кукуруздан силос салуга һәм шикәр чөгендере алуга керештеләр.

 

Хуҗалыкта эш төгәл оештырылган. Без крестьян-фермер хуҗалыгына килгәндә, биредә басуда югары җитештерүчән механизаторлар Олег Беляев һәм Дмитрий Баранов җитәкчелегендәге «Холмер» маркалы ике комбайн соңгы гектарларда эш башкаралар иде. Әлеге чит ил комбайны берьюлы берничә техника эшен башкара: чөгендерне яфракларыннан чистарттырып, җир өстенә казытып чыгара һәм татлы тамырларны 16 тонна сыйдырышлы бункерына тутырып та бара.

Чөгендер алу Римма Мәүлетова фотосыБункерларга тутырылган татлы тамырларны исә басудагы кагатларга бушаталар, аннан соң аларны төятеп, Буа шикәр заводына озаталар. Механизаторлар Фәрит Тукаев, Нагим Аглиуллов һәм башкалар вакыт белән санашмыйча, намус белән эшлиләр. Көненә әллә ничә рейс ясарга мөмкинлегебез бар, әмма Буа шикәр заводында татлы чималны тапшыру өчен чират зур" диләр механизатор егетләр борчылып.

Хуҗалыкта кышкы культураларны чәчү дә оптималь срокларда башкарылган. Биредә 450 гектар мәйданда кышкы бодай культурасы орлыкларын җир куенына салып калдырганнар.

Чөгендер алу Римма Мәүлетова фотосыШулай ук, бөртеклеләрне урып-җыю төгәлләнү белән үк халыкка пай җирләре өчен дә исәп-хисап ясап, ашлык биргәннәр. Урып-суктырылган басулардан саламны рулоннарга чорнатып куйганнар һәм хуҗалыкта хезмәт куючыларга, сорап килүче авылдашларына бушлай таратканнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев