Чүпрәледә мини-футбол буенча район чемпионаты тәмамланды
Көн вакыйгасы

Чүпрәледә мини-футбол буенча район чемпионаты тәмамланды

Призлы урыннарны алган барлык командаларга Дипломнар, уенчыларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды, ә җиңүче команда чемпионатның күчмә кубогына ия булды.

Үткән атнада район оешмалары һәм предприятиеләре командалары арасында мини-футбол буенча район чемпионаты тәмамланды.

Исегезгә төшерәбез, чемпионатның беренче этабында командалар түгәрәк системасы буенча уйнады һәм ярымфинал көрәшләрендә иң көчле дүрт команда билгеләнде. Беренче ярымфинал очрашуында «Шәхси эшмәкәрләр» командасы «Сспорт мәктәбе» командасын 2:1 исәбе белән җиңде, икенче парда «Татавтодор» командасы 4:0 исәбе белән "Район эчке эшләр бүлеге«командасын җиңде.

3 урын өчен «Спорт мәктәбе» һәм «Район эчке эшләр бүлеге» командалары арасындагы уен тигез исәп белән тәмамланды (2:2) һәм матчның нәтиҗәсен матчтан соңгы пенальтилар хәл итте, анда «Спорт мәктәбе» командасы уенчылары чемпионатта бронза призерлар булдылар.

1 урын һәм күчмә чемпионат кубогы өчен матчта «Шәхси эшмәкәрләр» һәм «Татавтодор» командалары очрашты. «Татавтодор» командасы оешмалар һәм учреждениеләр командалары арасында мини-футбол буенча район чемпионатында җиңүче булды һәм күчмә кубокны да алар яулады.

Уеннар барышында иң яхшы уенчылар да билгеле булды: Эмиль Вәлиуллин («Татавтодор») — «Иң яхшы һөҗүмче», Имиль Хәлимов («Спорт мәктәбе») — «Иң яхшы капкачы», Юрий Михайлов («Шәхси эшмәкәрләр») «Иң яхшы сакчы» дип табылдылар.

Барлык призер командаларга Дипломнар, уенчыларга бүләкләр тапшырылды, ә җиңүче команда чемпионатның күчмә кубогын ия булды. Иң яхшы уенчылар һәм судьяларга да (Сәлахов Ринат һәм Битяков Михаил) истәлекле сувенирлар тапшырылды.


Нет комментариев