Профилактик чара барышында район үзәгендә, мәктәпләрдә төрле чаралар үткәрү планлаштырыла.
Районда балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалауга юнәлдерелгән киң масштаблы «Көзге каникуллар» чарасы уза. Ул агымдагы елның 25 октябреннән старт алды һәм 6 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
— Юл хәрәкәтендә катнашучыларның әлеге категориясе белән хәл кискенләшү сәбәпле, балаларның күпләп йөрү урыннарында балаларны йөртү кагыйдәләрен бозуны профилактикалау буенча чаралар узачак.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен санга сукмаган кечкенә җәяүлеләр дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан игътибарсыз калмаячак. Юл аша чыгу кагыйдәләрен бозу фактларын полиция хезмәткәрләре яшь хәрәкәт инспекторлары отрядлары, педагоглар, ата-аналар комитетларының инициатив төркемнәре белән берлектә кисәтәчәк. Хокук бозулар турында мәгълүмат җәяүлеләрнең уку урынына, алар белән алга таба профилактик эшләү өчен, тапшырылачак. Шулай ук, полиция хезмәткәрләре мәгариф оешмаларында укучылар һәм аларның әти-әниләре белән профилактик әңгәмәләр үткәрәчәк. Тематик лекцияләр автотранспорт предприятиеләрендә һәм башка оешмаларда узачак. Көннең кыскаруы шартларында, шулай ук уңайсыз һава шартлары аркасында килеп чыккан юл хәлләре белән бәйле рәвештә, автоинспекторлар юл хәрәкәтендә катнашучыларны игътибарлы, сак булырга һәм яктылык кайтара торган элементлардан файдаланырга чакыра, — ди Чүпрәле районы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ бүлеге башлыгы, полиция майоры Анатолий Михайлов.
Белешмә
2023 елның 9 аенда республика юлларында 347 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 11 бала һәлак булган һәм 361е яраланган.
Балаларны транспорт чараларында йөрткәндә аварияләр белән бәйле хәл аеруча борчылу тудыра. Ел башыннан 10 бала-пассажир һәлак булды.
Нет комментариев