Россиядә ел саен билгеләп үтелә торган бу истәлекле дата 2014 елда Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин тарафыннан гамәлгә куелган.
«Билгесез солдат көне» илебез территориясендә яки аннан читтә сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган һәм исеме билгесез калган Россия һәм совет сугышчылары истәлегенә булдырылган.
Бу көнне районда Дан монументы каршында митинг узды. Чарада яшь армиячеләр, форпостчылар, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, хезмәт ветераннары, район оешмалары коллективлары катнашты.
— Ватаныбыз иминлеге өчен көрәшкән геройларны онытырга хакыбыз юк, — дип билгеләп үтте район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлалов митинг вакытында.
Чара барышында Мәңгелек утка венок куелды һәм билгесез солдатларның якты истәлегенә бер минутлык тынлык игълан ителде.
Нет комментариев