Фестивальдә Татарстан Республикасының Идел аръягы зонасына кергән Апас, Чүпрәле, Кайбыч, Буа һәм Тәтеш районнары командалары катнашты.
«Алтын» универсаль спорт комплексы базасында һәм универсаль спорт мәйданчыгында 2023 елда Татарстан Республикасы халкы арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура спорт комплексының җәйге фестиваленең зона этабы узды.
Республика районнарының һәр командасында ундүрт кеше, ягъни «Хезмәткә һәм оборонага әзер» комплексының II-ХV баскычларына караган 9 яшьтән 59 яшькә кадәрге спорт сөючеләр бар иде. Ярышлар «Алтын» спорткомплексында башланды һәм универсаль спорт мәйданчыгында дәвам итте.
Ярышлар башланыр алдыннан ГТОның алтын билгеләре ияләре һәм «ГТО белән 1 класска» республика онлайн акциясе җиңүчесе бүләкләнде. ГТОның алтын билгеләре 1 санлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе укучылары Вадим Долговка, Рафаэль Дамаевка, Камилә Яфизовага, Хорновар-Шигали урта мәктәбе укучысы Камилә Емельяновага тапшырылды. «1 класска ГТО белән» онлайн акциясенең республика этабы җиңүчесе Матвей Васильевка да бүләкләр һәм Диплом бирелде.
Безнең районнан үзләренең яшь баскычларында иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән Егор Старшов, Андрей Сердцев, Александр Дергунов, Сергей Шавкин, Сергей Юманов, Динар Алимов, Назилә Яфизова җиңүче Грамоталары һәм медальләре белән бүләкләнделәр. Ярыш нәтиҗәләре буенча команда зачетында Чүпрәле районы спортчылары беренче урынны яулады, икенче урынны Тәтеш районы спортчылары һәм 3 урынны Апас районы командасы алды.
Нет комментариев