Камыр ризыклары әзерләүче осталарның хезмәте белән танышу теләге безне Каракитә авылына, Нәфисә Җамалетдинова янына китерде.
Әлеге ханымның үз кибете һәм шуңа ук тоташтырып ясалган камыр ризыклары әзерләү бүлеге бар. Кибет һәм цех Түбән, Югары Каракитә һәм якындагы авыллар халкына хезмәт күрсәтә.
Үзләре пилмәнен дә бөккәч, токмачын да кискәч, камыр ризыгын да пешергәч, мантыен, кош теле, чәк-чәген дә ясагач, күз алдыма кырмыскалар кебек әрле-бирле чабышып йөрүче хезмәткәрләр килгән иде. Анда эшләве авырдыр, эсседер, бөтен җирдә май иседер дигән идем, берничә генә кешене күргәч, аптырап киттем. Эссе дә түгел, май янган ис тә юк, хезмәткәр Гөлиза Хөсәенова сабыр гына, тыныч кына үз эшен эшләп йөри. Ашыгу да, кабалану да юк.
Нәфисә Җамалетдинова әйтүенчә, продукция биредә күбесенчә заказ буенча эшләнә икән.
Әлеге бүлектә пешкән тәмле камыр ризыкларын чүпрәлеләр генә түгел, якын-тирә район, шәһәр халкы да яратып авыз итә икән. Яратмаслыкмыни: күпме тырышлык һәм мәхәббәт белән пешерелгән бит алар.Үз куллары белән пешерелгән камыр ризыклары аларның кибет киштәләрен дә бизи.
— Пирог, муравейник, гөбәдия һәм башка шундый камыр ризыкларын Ульяновск өлкәсендәге, Чувашиядәге кибетләргә дә пешереп илтеп бирәбез. Безнең пирогларны хәтта Тула шәһәрендә дә беләләр,-ди хуҗабикә.
Нәфисә Җамалтдинова — Каракитә авылы кызы. Үз эшен булдырганчы район кулланучылар җәмгыяте системасындагы кибетләрдә сатучы буларак хезмәт куя. Аннан район кулланучылар җәмгыяте әкренләп таркала, кибетләр бер-бер артлы ябыла башлагач, Нәфисә дә үз эшен ачып, эшләп карарга уйлый. Бу өлкәдә туплаган тәҗрибәсе дә аңа нык ярдәм итә.
Башлап алар авылга киоск урнаштыралар һәм анда сата башлыйлар. Аннан кибет ясарга планлаштыралар. Бу елларда әле эшен башлаучы эшмәкәрләргә ярдәм итәрлек программалар да булмый. Шулай да алар югалып калмыйлар, кибет өчен бинаны төзиләр, кибетне сафка бастырып, ачып җибәрәләр. Аннан әкренләп янкорма төзеп, камыр ризыклары да пешерә башлыйлар. Бүген инде камыр ризыклары пешерү бүлеге — пекарьня гөрләп эшләп тора. Биредә пешекче Гөлизә Хөсәенова да хезмәт куя. Гөлиза Хөсәенова да алтын куллы пешекче. Камыр ризыклары дисеңме, ярымфабрикатлармы — барысын да әзерли. Иң мөһиме — эшен яратып башкара. "Һәр ризыкны да үз гаиләмә кебек әзерлим",- ди ул.
Ә инде заказлар күп булган, үзләре генә өлгермәгән очракта, берничә авылдашларын да әлеге хезмәткә җәлеп итәләр алар. Чөнки эш күп — камыр ризыкларының ниндие генә юк: муравейник, бавырсак, гөбәдия, өчпочмак, төрле эчлекләр белән пирожкилар, ипи, пирогны гына да 25 төрле эчлек белән әзерлиләр осталар. Заманча "хот-дог«лар, «сосика в тесте» кебекләрне дә, кайнаткан шикәр дә ясыйлар. Соңгы елларда пилмән, мантый, голубцы, котлетлар, фаршланган борыч кебек полуфабрикатлар да әзерләп халыкка тәкъдим итә башлаганнар. Нәфисә ханым, гадәттә үзе камыр ризыкларын таратып йөри. Хуҗабикә Ульяновск өлкәсендәге Нагаткино, Тимерчән һәм Чувашия Республикасы районнарындагы кибетләргә дә килешү белән әзерләнгән камыр ризыкларын илтеп кайта. Кибетләренә дә товарларны үзе ташый. Анда ярдәмче буларак авылдашлары Айгөл Измаилова да хезмәт куя.
— Элекеге район кулланучылар җәмгыяте җитәкчесе Арифҗан абый Хәйруллин мине халыкка сыйфатлы хезмәт күрсәтүнең күп нечкәлекләренә өйрәтте. Аның «кибет киштәләре кешеләрне җәлеп итәрлек матурлап төзелгән һәм тулы булсын» дигән сүзләре мине гомере буе озата килә. Әлбәттә, беркемгә дә әзерне китереп бирмиләр. Бүген тырышлыгың һәм теләгең булса, барысына да ирешергә мөмкин. Замана авыр дип уфтанганнарны да аңламыйм. Авыр түгел — сәламәтлегең булганда һәр эшне эшләп була,-ди Нәфисә ханым.
Нет комментариев