Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы буенча ЮХИДИ бүлеге җәйге тәгәрмәчне кышкыга алмаштырырга өнди

Октябрь аенда күпчелек автомобильчеләр каты салкыннар җиткәнче тәгәрмәчне алмаштыру хәстәрен күрә башлый.

Октябрьнең соңгы көннәре якынлашып килә, көннән-көн салкынрак була бара, Россиянең кайбер төбәкләрендә, шулай ук, безнең районда да кар ява һәм туңдыру күзәтелде. Закон нигезендә, кышкы тәгәрмәч декабрь, январь һәм февраль айларында йөрергә кирәк булса да, автомобиль хуҗалары шиналарны алдан алыштырырга кирәклеген беләләр.

Таможня берлегенең "Тәгәрмәчле транспорт чаралары иминлеге турында"гы регламенты кышкы тәгәрмәчне 1 декабрьдән февральнең соңгы көненә кадәр кулланырга кирәклеген искәртә. Шул ук хәл 1 июньнән 31 августка кадәрге чорга да кагыла, бу вакытта шипалы тәгәрмәч белән йөрергә ярамый. Калган сезоннар өчен төгәл кагыйдәләр юк.

— Суытканда җәйге резина ката һәм хәтта чиста коры асфальтта да нәтиҗәле тормозлауны һәм тотрыклылыкны тәэмин итә алмый, — дип аңлата Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге ЮХИДИ идарәсе начальнигы, полиция майоры Анатолий Михайлов. — Шуңа күрә җәйге тәгәрмәчләрне алыштыру кирәклегенең төп индикаторы — термометр баганасы, ягъни һава температурасы.

Шунысы игътибарга лаек, 0°ска ориентлашырга кирәкми. Һава температурасының оптималь чиге +5° С дип санала. Һава торышы салкынайта башлау белән шиномонтажга барырга вакыт җитте дип санарга мөмкин, бозлавык яки кар көртләре барлыкка килүне көтеп тормаска кирәк.


Нет комментариев