Көн вакыйгасы

Чүпрәле районы башлыгы каршындагы Эшкуарлык советының утырышы узды

Чарада кече һәм урта бизнеска ярдәм чаралары һәм башка актуаль мәсьәләләр каралды.

Утырыш эшендә район прокуроры урынбасары Дмитрий Зиновьев, эшмәкәрлекне үстерү фондының төбәк вәкиле Данис Айнуллов, Роспотребнадзор, алкогольне контрольдә тоту буенча дәүләт инспекциясе, мәшгульлек һәм социаль яклау үзәге вәкилләре, шулай ук шәхси эшмәкәрләр һәм крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары катнашты.

Очрашуны ачып, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ильмир Измайлов чараның мөһимлеген билгеләп үтте. “Бүгенге көндә үз эшеңне булдыру өчен барлык мөмкинлекләр бар, алардан файдалану, мәсьәләләрне уртага салып сөйләшү дә кирәк”,-дип билгеләп үтте ул. Тулаем алганда, Татарстан Республикасында кече һәм урта бизнеска ярдәм итүнең чаралары турында Данис Айнуллов җентекләп сөйләде. Ул бүгенге шартларда үз продукцияңне төрле мәйданчыкларда тәкъдим итү мөһимлеген ассызыклады. “Төрле күргәзмәләр эшли, аларда катнашу өчен дә төрле программалар каралган, мөрәҗәгать итегез, ярдәм күрсәтербез”,-диде ул.

Бизнес–саннарда!

Ильмир Измайлов райондагы кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше күрсәткечләренә тукталды.

–2026 елның 1 октябренә булган мәгълүматлар буенча, Чүпрәле районында 445 эшмәкәрлек субъекты эшчәнлек алып бара. Шуларның: 50се– юридик зат, 335се– шәхси эшмәкәр һәм 60 сы–крестьян-фермер хуҗалыклары.

Кече һәм урта бизнес эшчәнлегенә 2135 кеше җәлеп ителгән,-диде ул.

Район территориясендә 1837 үзмәшгуль граждан теркәлгән. Районның тулаем территориаль продуктында кече һәм урта бизнес өлеше 31,4% дәрәҗәсендә бәяләнә. Якындагы елларга аны 35% ка кадәр арттыру күздә тотыла.

Ел башыннан барлык чаралар буенча 20 кече бизнес субъекты республика һәм федераль ярдәм алды. Бу уңайдан. Ильмир Измайлов чүпрәле районының республикада беренче урыннарны биләвен әйтеп үтте.

«Ярдәм программалары, һичшиксез, үз эшчәнлеген башларга теләүчеләр өчен зур ярдәм булды, Татарстан Республикасы Рәисенә һәм республика Хөкүмәтенә зур рәхмәт», - дип ассызыклады ул.

Агротуризм–үсешнең яңа ноктасы

Көн тәртибендәге төп мәсьәләләрнең берсе Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырылучы авыл туризмына ярдәм программасы буенча фикер алышу булды. Ильмир Измайлов билгеләп үткәнчә, Чүпрәле районында бу юнәлеш бүгенге көндә “кулланылмый”, гәрчә ул бизнесны үстерү өчен киң мөмкинлекләр ача.

–Бу юнәлеш бүген бик актуаль, аның теләсә нинди төрен уйлап табарга мөмкин: турбаза һәм глэмпинглардан алып башка форматларга кадәр. 2025 елдан әлеге юнәлешләргә ярдәм итү өлешендә федераль программа гамәлгә ашырыла, субсидияләр һәм грантлар бүлеп бирелә, - дип билгеләде спикер.

Ул шулай ук Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы линиясе буенча башка төрле ярдәм чараларына да тукталды. Бүгенге көндә, шулай ук,  атлар үрчетү дә актуаль юнәлеш булып тора. 2027-2031 елларда республикада фермерларга өстәмә финанслау алырга мөмкинлек бирәчәк программа старт ала.

Утырыш барышында, шулай ук, махсус хәрби операциядә катнашучыларны эшкә урнаштыру хакында да сүз алып барылды. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Роберт Низамов махсус хәрби операциядән кайткан хәрбиләрне эшкә урнаштырган очракта ярдәм чаралары турында сөйләде. Бу юнәлештә предприятиеләр өчен дә, эш эзләүчеләр өчен дә төрле программалар гамәлгә ашырыла.

Моннан тыш, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Рәкыйпова да социаль яклау линиясе буенча дәүләт ярдәме чаралары, аерым алганда, социаль контракт турында сөйләде.

Кануннарны үтәү мөһим

Утырыш кысаларында район прокуроры урынбасары Дмитрий Зиновьев хезмәт канунннары таләпләрен аңлатты. Читтән җәлеп ителгән эшчеләр турында, «соры» хезмәт базарының асылына аерым басым ясалды.

Дмитрий Зиновьев эшмәкәрләргә җаваплылык турында искәртте һәм хезмәткәрләрнең хезмәт хокукларын төгәл үтәргә кирәклеген ассызыклады. Сүз, шулай ук, балигъ булмаганнарны билгеләнгән нормаларны бозып эшкә алу турында барды. Моннан тыш, эшмәкәрләргә бүгенге көндә продукцияне «Гадел билге» (Честный знак) системасында маркировкалау кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында да искә төшерделәр.

–Маркировка кодлары булмау зур штрафларга һәм товарны конфискацияләүгә китерергә мөмкин, - дип билгеләде прокурор урынбасары.

Мондый очрашуларның төп бурычы–үзгәрә торган законнар шартларында бизнес куркынычын киметү һәм яңалыкларга җайлашуның салмак шартларын тәэмин итү.

 


Нет комментариев