Чүпрәледә язгы кыр эшләренә әзерләнәләр
Бүген авылда
Район авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре бу көннәрдә кыр эшләре техникасын төзекләндереп, әзерлек сызыгына кую белән мәшгуль.
Быел районда 42,5 мең гектарда язгы чәчү үткәрәсе бар. Район буенча агымдагы елда 11 мең гектар мәйдандагы уҗым культураларын һәм 8,5 мең гектардагы күпьеллык үләннәрне өстәмә тукландырырга кирәк булачак.
Чәчү алды кампаниесе – бик җаваплы чор. Бүгенге көндә аграрчылар язгы кыр эшләрендә катнашачак техниканы төзекләндереп бетереп, әзерлек сызыгына кую өстендә эш алып баралар, җитәрлек күләмдә ашлама әзерләнә.
Ашлама. Район җәмгыятьләренә һәм агрофирма филиалларына минераль ашламалар кайтару дәвам итә. Хәзергә 7700 тоннага якын ашлама туплап куелган. Бу – таләп ителгәннең 80 проценты. Ягъни һәр гектар чәчү мәйданына уртача тәэсир итүчән матдәгә күчереп исәпләгәндә 50 килограмм ашлама туры килә. «Цильна» хуҗалыгында бу күрсәткеч 134 кг.нан артып китә. Шулай ук кайбер КФХында да 1 гектарга 85 -131 кг. тәэсир итүчән матдә күләмендә ашлама бар.
Техника. Агымдагы елның язгы кыр эшләрендә төрле маркадагы 275 трактор катнашачак. Бүгенге көндә аларның 265 төзекләндерелгән. “Цильна” җәмгыятендә, “Бикчуров” крестьян-фермер, “АгроТрансПорт” хуҗалыгында техника 100 проценты белән язгы кыр эшләренә әзер. Тракторларны ремонтлау буенча, шулай ук, “Дементьев исемендәге агрофирма”да да яхшы эшлиләр.
Культиваторлар, чәчкечләр, дисклы һәм тешле тырмалар, кәтүкләрне ремонтлау эшләре районда күптән төгәлләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев