Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Көн вакыйгасы

«Бердәм Россия» көнендә чүпрәлеләр партия сафларына кабул ителделәр

«Бердәм Россия» партиясенең 22 еллыгы билгеләп үтелде.

Әлеге уңайдан Башкарма комитетның утырышлар залында чара узды.

Белгәнегезчә, «Бердәм Россия» партиясе ярдәмендә районда милли проектлар, төрле федераль һәм республика программалары гамәлгә ашырыла.

Чара барышында «Бердәм Россия» партиясенең яңа кабул ителгән әгъзаларына партия билетларын тапшырдылар.

Партиянең җирле оешмасы секретаре урынбасары Алексей Ярухин билгеләп үткәнчә, билет алучылар моңа кадәр дә партия тарафдарлары булганнар. Һәм менә инде алар партиянең тулы хокуклы әгъзалары. Алексей Ярухин аларга уңышлар теләде.

Чара барышында партиясе әгъзалары исеменнән Россия тарихы буенча 6 томлык китап китапханә фондына тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев