Чүпрәледә сугышчан хәрәкәтләр ветераннары белән очрашу узды
«Созидание» яшүсмерләр клубында сугышчан хәрәкәтләр ветераннары белән очрашу узды.
Чара Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 36 ел тулу алдыннан оештырылган иде һәм Россия Федерациясендә Ватанны саклаучылар елы, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы кысаларында узды.
Очрашуга Әфганстанда, Чечняда хәрби хәрәкәтләрдә һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар чакырылган иде һәм ул «Созидание» яшүсмерләр клубы һәм "Форпост"оешмасы тарафыннан оештырылды.
Чарада яшьләр эшләре, туризм һәм спорт бүлеге җитәкчесе Руслан Вильданов, Иске Чүпрәле күппрофильле лицееның яшь армиячеләре, "Чүпрәле тармак технологияләре техникумы«ның «Форпост» отряды әгъзалары катнашты.
Сәламләү сүзендә Руслан Вильданов Әфганстан һәм Чечня сугышларын узган һәм бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында катнашкан егетләребезнең батырлыгы турында сөйләде.
Әфганстандагы сугышта катнашучылар: «Форпост» директоры Альберт Сөләйманов, Татар Бизнәсе мәктәбе укытучысы Мөнир Айметдинов һәм Иске Чүпрәледән Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Илдус Журавлев; беренче Чечен сугышында катнашучы Данил Данимов, террорчылыкка каршы операциядә катнашучы Замир Биктудин; махсус хәрби операциядә катнашучы Алексей Ягашкин үзалларына куелган бурычларны ничек үтәүләре турында искә алдылар.
Яшь буынга исә яхшы укырга, спорт белән шөгыльләнергә, Ватанны яратырга, тормышның кадерен белергә кирәклеге турында искәрттеләр.
Чара барышында махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм җыю һәм илтү турында видеороликлар күрсәтелде.
Әфган һәм Чечен сугышларында, махсус хәрби операциядә һәлак булган чүпрәлеләр бер минутлык тынлык белән искә алынды.
Сугышчан хәрәкәтләр ветераннарына бүләкләр тапшырылды, Ангелина Бильдяковадан музыкаль бүләк яңгырады.
Яшь армиячеләр һәм форпостчылар кунакларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, аларга җентекле җавап алдылар.
Дәвам итеп «Созидание» яшүсмерләр клубында «Ярдәм янәшә!» республика хәрәкәтенең волонтерлар штабы эшли, анда махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның, мобилизацияләнгәннәрнең, контрактчыларның гаиләләренә адреслы ярдәм күрсәтәләр, хәрбиләр өчен гуманитар ярдәм җыялар. Гуманитар ярдәм безнең хәрбиләрнең ихтыяҗлары буенча формалаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев