Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Чүпрәледә яшь спортчылар бадминтон буенча көч сынашты

5 май көнне Иске Чүпрәле күп профильле лицейның спорт залында гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары арасында бадминтон буенча ярышлар булып үтте. Ярышлар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгына багышланды һәм анда 50гә якын спортчы көч сынашты.

Яшь спортчыларны район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов сәламләде һәм яшь спортчыларга уңышлар теләде.

Соңгы елларда районда спортның волейбол, футбол, хоккей, өстәл теннисы, йөзү кебек төрләре киң үсеш алды. Спортның әлеге төрләре арасында бадминтон да лаеклы үз урынын булдырды. Чөнки спортның бу төре дә бик кызыклы һәм һәркем дә аның белән шөгыльләнә ала. Бадминтон кешене физик яктан чыныктыра һәм сәламәтләндерү үзлегенә ия, күз күремен яхшырта диләр белгечләр.

Ярышлар көне буена сузылып, беренче, икенче, өченче урыннар өчен көрәш көчле барды.

3-5 сыйныфларда укучы кызлар арасында Ксения Кашкарова (Яңа Элмәле)-1 урынга лаек булды, Мария Храмова (Зур Аксу) – 2, Анастасия макарова (Яңа Элмәле) – 3 урын. 3-5 сыйныфларда укучы малайлар арасында Федор Гордеев (Зур Аксу) – 1 урын, Виктор Выселкин (Яңа Элмәле) -2 урын, Станислав Ефремов (Зур Аксу) – 3 урын. 6-9 сыйныфларда укучы кызлар арасында Анжелика Трифонова (Зур аксу) – 1 урын, Вероника Ларионова (Яңа Элмәле) – 2 урын, Софья Утеева (Яңа Элмәле) – 3 урын. 6-9 сыйныфларда укучы ир-егетләр арасында Сергей Юманов (Зур Аксу) – 1 урын, Владислав Алексеев (Яңа Элмәлое) – 2 урын, Артем акимов (Матак) – 3 урын.

Командалар арасында Зур Аксу урта мәктәбе – 1 урынга, Яңа Элмәле урта мәктәбе -2 урынга, 1 номерлы Матак урта мәктәбе командасы 3 урынга лаек булдылар.

1, 2, 3 урыннарны яулаган яшь спортчылар һәм командалар Дипломнар һәм кубоклар белән бүләкләнделәр.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев