Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Сәламәт яшәү рәвеше

Чүпрәледә мини-футбол буенча район чемпионаты башланды

“Акчарлак” йөзү бассейны артында урнашкан спорт мәйданчыгында район оешмалары һәм предприятиеләре командалары арасында мини-футбол буенча район чемпионаты старт алды.

Мини-футбол буенча чемпионатта көч сынашачак командаларны район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәлалов сәламләде. Район спорт һәм яшьләр эшләре буенча бүлек җитәкчесе Руслан Вилданов Айрат Җәлаловка ярышларны ачу уңаеннан командаларның парадка төзелүе турында рапорт тапшырды. 
-Бүген без оешма һәм предприятиеләр командалары арасында мини-футбол буенча үтәчәк район чемпионатын тантаналы шартларда ачабыз. Сезнең барыгызның да сәламәт тормыш рәвеше сайлап, ярышларда актив төстә катнашуыгыз куандыра. Сезнең барыгызда да уңышлар һәм гадел уеннар һәм иң көчле команданың җиңүен телим,-диде Айрат Җәлалов.
Район чемпионатында җиңүчеләр өчен призлар һәм бүләкләр дә әзерләнгән.
Турнирны ачу белән үк район мәгариф бүлеге һәм район балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе командалары арасында беренче уен башланды. Район балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе командасы футболчылары көндәшләрен 4-1 исәбе белән отып җиңү яуладылар. Аннан соң уенны шәхси эшмәкәрләр һәм район эчке эшләр бүлеге командалары, “Татавтодор” һәм электр элемтәсе оешмалары командалары футболчылары дәвам итте.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев