Туган Як

Чүпрәле районы

18+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

Урып-җыю дәвам итә

Һава торышына бәйле рәвештә районда урак иртәрәк башланды

Урып-җыю быел 68 ашлык суктыру комбайны ярдәмендә башкарылачак.

 Газетабызның узган санында «Чүпрәле Рассвет Агро» игенчеләренең уракка төшүләре турында хәбәр иткән идек. Бу атна башында исә “Цильна” җәмгыяте һәм “И.Ф.Мәхмүтов” крестьян-фермер хуҗалыгы урып-җыю эшен башлады.

«Цильна» хуҗалы-гында, иң беренче эш итеп,  Илгиз Миначев (ярдәмчесе Дамил Алимов) “Класс-Мега” комбайнында, Фәнис Вәлиев (ярдәмчесе Илназ Нуруллин) “Полесье”да, Рәфик Шәйдуллов (ярдәмчесе Илназ Фәхретдинов), Камил Камалов (ярдәмчесе Алмаз Әхмәтҗанов), Фәнис Хәйруллин (ярдәмчесе Илгиз Нуруллин)  “Тукано” комбайннары белән 200 гектарлы басуда бодай суктырып, ындыр табагына озаттылар.

Ашлыкны “КамАЗ” автомобильләре белән  Әсхат Җамалетдинов, Марат Садеев, Фәнис Хәкимов, Алексей Марков, Илнур Алимов һәм Фәнил Хәйретдинов ташый.

 Бу басудагы көзге бодайның уртача уңышы 52 центнерны тәшкил иткән.

«Цильна»да һәрвакыт-тагыча: уңыш җыеп алынганнан соң ук кырларга тракторлар төшә. Быел да механизаторлар Фәрит Әхмәтҗанов, Фәргать Аббазов, Рәмис Айнуллов һәм Җәмил Нәҗметдинов “МТЗ-82” тракторлары белән  саламны рулоннарга җыйдыралар.

Белешмә

Быел район игенчеләре алдында 33 578 гектарда – бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культураларны җыеп алу бурычы тора.

Шуның 9518 гектарын – көзге бодай, 13 253 гектарын – бодай, 7028 гектарын арпа культуралары били. Техник культуралар: көнбагыш – 8042 гектарда, рапс – 6160, соя – 3902, шикәр чөгендере 1340 гектарда игелгән иде, шул мәйданнардан уңышын да җыясы була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев