Туган Як

Чүпрәле районы

16+
Рус

Тат

Чув
2024 - год Семьи
Социаль темага

Хөкүмәт йортында киңәшмә

Һәр шимбәдә Хөкүмәт йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә торак төзелеше, ветераннарга торак бирү, өченче һәм аннан соңгы балалары туган гаиләләргә бушлай җир кишәрлекләре бирү, гомумән, социаль мәсьәләләрне үз эченә алган киңәшмә уза. Бу шимбәдә дә Президент каршында Ирек Фәйзуллин һәм республикада төзелеш өчен җаваплы җитәкчеләр хисап тоттылар. Күптән түгел...

Һәр шимбәдә Хөкүмәт йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә торак төзелеше, ветераннарга торак бирү, өченче һәм аннан соңгы балалары туган гаиләләргә бушлай җир кишәрлекләре бирү, гомумән, социаль мәсьәләләрне үз эченә алган киңәшмә уза. Бу шимбәдә дә Президент каршында Ирек Фәйзуллин һәм республикада төзелеш өчен җаваплы җитәкчеләр хисап тоттылар. Күптән түгел генә төзелеп, файдалануга тапшырылган һәм халык телендә "эконом-класс" дип йөртелүче йортларның бүгенге торышын күреп Рөстәм Миңнеханов: "Сезнең намусыгызга көч килми икән, бик начар, ә менә миңа төзелеш компанияләре эшләп җиткермәү аркасында шундый шартларда яшәргә калган халык алдында оят",-диде.

Безнең районда исә шушы көннәрдә район үзәгендә өченче һәм аннан соңгы балалары дөньяга килгән гаиләләргә өй төзү, хуҗалык эшләре алып бару өчен җир бүлеп бирү башкарылды. (Бу турыда икенче биттән укыгыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: күп балалыларга җир