Хөкүмәт йортында киңәшмә
Һәр шимбәдә Хөкүмәт йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә торак төзелеше, ветераннарга торак бирү, өченче һәм аннан соңгы балалары туган гаиләләргә бушлай җир кишәрлекләре бирү, гомумән, социаль мәсьәләләрне үз эченә алган киңәшмә уза. Бу шимбәдә дә Президент каршында Ирек Фәйзуллин һәм республикада төзелеш өчен җаваплы җитәкчеләр хисап тоттылар. Күптән түгел...