Иске Кәкерле авылында яшәүче Рушания Фәсхетдинова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Рушания Фәсхетдинованың тормышы - ул көчлелек, зирәклек һәм мәхәббәт тарихы.
Рушания Самат кызы әтисен яшьли югалта - ул сугышта һәлак була. Авырлыкларга карамастан, Рушания җиде еллык мәктәпне тәмамлауга ирешә. Ә 1953 елда Зәйдулла Фәсхетдиновка кияүгә чыга. Алар бергә дүрт бала үстерәләр.
Рушания апа гомере буе колхозда эшли. Бүген исә ул тормышына шатланып туя алмый. Китек ягы – Зәйдулласы гына иртәрәк үлеп киткән. Күпне күргән бу хатынның янында яраткан балалары, оныклары Һәм оныкчыклары булу – зур бәхет. Балалары да аның күңел җылылыгын тоеп үскәннәр, әниләренең зирәклеге күп нәрсәгә өйрәткән.
Рушания Самат кызын юбилее белән котларга Чүпрәле районы башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов һәм Иске Кәкерле авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Фәтхуллин килде. Алар аңа нык сәламәтлек, якыннарының игътибарын һәм мәхәббәтен теләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев