Чүпрәледән Фәимә Фатыйх кызы Вәлиуллова – сугыш чоры баласы
Шәхесләр

Чүпрәледән Фәимә Фатыйх кызы Вәлиуллова – сугыш чоры баласы

Мунчәли авылының иң өлкән кешеләренең берсе Фаимә Фатыйх кызы Вәлиулловага 90 яшь тулды.

Фәимә Фатыйх кызы – сугыш чоры баласы. Күп балалы гаиләдә дүртенче бала булып дөньяга килгән. Туганнарының гомерләре кыска була. 14 баладан тугызы үсәләр алар.  Мәктәптә Фәимә апа нибары 7 сыйныф укый. Шуның белән аның белем алуы тәмамлана, очы-кырые күренмәгән  төрле колхоз эшенә җигелә.

Ә 16 яше тулгач, Киров якларына чыгып китә, дүрт ел агач кисүдә һәм тимер юлда эшли. Андагы авырлыкларны, ачлыкны елый-елый сөйли Фәимә апа. 4 елдан соң ул туган якларына әйләнеп кайта һәм колхозда сыер сава башлый.

Колхозда эшләгән елларында Фәимә апага аннан тыш, тагын төрле эшләр башкарырга туры килгән, кырда кәбестә дә, тәмәке дә үстергән, шикәр чөгендере дә иккән. Лаеклы ялга чыкканнан соң да әле ул күп еллар шикәр чөгендерен эшкәртүдә катнашкан.

Фәимә апа нинди генә хезмәттә булса да, һәрвакыт алдынгы урыннарны яулаган, намуслы хезмәте өчен аны  күп тапкырлар бүләклиләр, хезмәт ветераны исеменә лаек була. Авылдашы Әмирҗан абый белән тормыш коралар, 40 ел бергә гомер итәләр. Әмирҗан абый да гомере буе колхозда эшләгән, машина белән колхозга ягулык-бензин ташыган.

Тормыш иптәше белән алар 6 балага гомер биргәннәр. Ике баласын җирләгән Ана, пар канаты –Әмирҗан абый да моннан 30 ел элек бакыйлыкка күченгән. Фәимә апаның ике кызы туган авылда, бер кызы Ульяновск шәһәрендә, тагын бер кызы Казанда яши. Хөрмәтле ветеран бүген кызы Тәзкирәсе тәрбиясендә гомер кичерә.

Фәимә Фатыйх кызының бүген 14 оныгы һәм 30 оныкчыгы бар. Юбилей көнендә барлык балалары, оныклары һәм оныкчыклары әниләрен һәм әбиләрен туган көне белән котларга кайтканнар иде. Бертуганнарыннан сеңлесе исән, ул да апасын котларга кайткан иде.

Хөрмәтле ветеранны туган көне белән тәбрикләргә район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илмир Измайлов, Матак авыл җирлеге башлыгы Владимир Шумилов һәм район ветераннар советы җитәкчесе урынбасары Рөстәм Хәмидуллин да килде. Кунаклар хезмәт ветеранына хакимият исеменнән котлау хаты, бүләкләр, чәчәкләр, Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы һәм район ветераннары советыннан Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырдылар.

Җәмәгать тормышында да бик актив. Күптән түгел Фәимә апа бөек шагыйребез Габдулла Тукай шигырен сәнгатьле итеп уку бәйгесендә махсус приз алуга ирешкән. Моннан берничә ел җылы әйберләр бәйләү бәйгесендә дә җиңү яулаган булган авыл өлкәне.

Язмышына бик рәхмәтле ул. Хезмәт кешесен хөрмәтли. “Эшләгән кеше үлми, эшләгез!” дигән девиз белән яши, яшьләргә үрнәк булып тора.


Нет комментариев