Прокурор аңлатма бирә: мошенниклар тозагына эләкмәс өчен нишләргә?
Көн вакыйгасы

Прокурор аңлатма бирә: мошенниклар тозагына эләкмәс өчен нишләргә?

Бүгенге көндә тормышыбызның күп вакыты интернетта уза. Мошенниклар корбаны булмас өчен, нишләргә? Бу сорауга район прокуроры Ришат Купкенов җавап бирә.

–Киберкуркынычсызлык мәсьәләсе хәзер бигрәк тә актуаль, чөнки кешеләр шактый вакытын интернетта уздыра, шәхси һәм шәхси булмаган мәгълүмат белән челтәрдә уртаклаша. Ә бит араларында аеруча кыйммәткә ия мәгълүматлар да бар. Киберҗинаятьчеләрнең төп максатлары – мәгълүматны урлау яисә соратып алып урлау, акча урлау.

Гомумән, челтәрдәге теләсә нинди мәгълүматны сакларга кирәк. Әмма конфиденциаль, шәхси һәм яшерен дип саналганнары да бар. Бу, беренче чиратта, документларның фотолары, дәүләт хезмәтләрендәге шәхси мәгълүмат, банк карталарына бәйле мәгълүмат, төрле шәхси номерлар, шәхси фотосурәтләр. Шәхси мәгълүматны санлы дөньяга – төрле сайт һәм сервисларга керткәндә, аларның мошенниклар кулына эләкмәвенә ышаныч булу гаять мөһим.

Соңгы елларда Россиядә мобиль җайланмаларга карата башкарылган киберһөҗүмнәр саны кисәк кенә артты. Бу һөҗүмнәр гаджетларга, нигездә, рәсми кушымта рәвешендә троян вирусы булып килеп керә. Мәсәлән, җинаятьчелләр, ялган банк кушымтасы ясап, акча урларга тырыша. Шулай ук кирәксез реклама да бик популяр. Әйтик, нинди дә булса кушымтаны ачкач калкып чыга ала. Шуны күрсәтеп, кырыгалдарлар акча эшләргә тырыша.

Тагын бер куркыныч тудыра торган нәрсә – шпион программалар. Алар кырыгалдарларга гаджетта булган барлык мәгълүматка үтеп керергә мөмкинлек бирә. Аеруча үсеш алган программалар хәтта кешенең җайланмасы белән идарә дә итә, күзәтү алып бара. Бу шпионнар үзләрен белдертмәскә, әмма шул ук вакытта шәхеснең бик күп мәгълүматын кулга төшерергә мөмкин.

Мошенниклар бик яратып куллана торган киберһөҗүм ысулы – ул фишинг. Бу – онлайн мошенниклыкның бер төре. Кырыгалдарлар бу очракта еш кына төрле рәсми, танылган сайтларның «игезәге»н уйлап таба. Кеше шул сайтларга юлыкса, ышанса, сайтта ниндидер эш башкарса, мошенниклар булган мәгълүматны үз кулына төшерә. Тагын бер шикле ысул – скам-схема. Еш кына бу – «алдакчы» хәбәрләр, игъланнар, акчалата керем вәгъдә итә торган белдерүләр. Мәсәлән, лотереяда катнашырга чакыру яисә акча оту турында хәбәрләр. Басым ясыйлар, ашыктыралар икән, бу – димәк, алдакчылар.

Шунысын истә тотарга кирәк: мәгълүматны саклауның мөһим өлеше булып пароль тора. Хәтта ки сез «двухфакторная аутентификация» дигән ысулны кулланган булсагыз да, парольнең әһәмияте кимеми. Шуңа да пароль уйлап табуга һәм аны саклауга җитди карарга кирәк. Пароль киберһөҗүмнәргә каршы торырлык, 12 билгедән дә кимрәк булмаска тиеш. Шулай ук парольдә махсус символлар, саннар булырга тиеш. Баш хәреф һәм юл хәрефләр кулланырга кирәк.

Вирустан саклаучы җайланмалар кулланырга, якын кешеләрегез җибәргән сылтамаларга да шикләнеп карарга, шундук аларны ачмаска, сылтамалар аша узмаска кирәк. Шулай ук, интернетта үзегез турында артык күп мәгълүмат белән бүлешмәгез. Әйтик, өй адресы, балагыз укыган мәктәп, шәхси номерларыгызны анда күрсәтү кирәк түгел. Банк картасына кагылышлы мәгълүматны сайтларда, түләү башкарылган интернет-хезмәтләрдә пароль-кодларны сакларга калдырмагыз.

Саннар

Илдә яшәүчеләрнең 44 проценты кибермошенник корбаны булган. 65 проценты шалтыратулар кабул иткән, 36 процентына кырыгалдарлардан смс-хәбәрләр килгән, 20–22 процентына электрон почта аша һәм социаль челтәрләрдә хатлар юлланган.


Нет комментариев