Тукай безнең йөрәкләрдә
Бөек шагыйрьнең туган көне билгеләп үтелде
Чараны «Поселокара китапханә» хезмәткәрләре оештырды.
«Тукай безнең йөрәкләрдә» әдәби-музыкаль кичәсе районның шигърият, музыка һәм татар мәдәниятен яратучыларын берләштерде.
Кичә башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айрат Җәләловның сәламләү сүзе белән ачылды. Ул милли әдәби мәдәниятне саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыруның мөһимлеген билгеләп үтте.
Чарада җирле шагыйрьләр һәм укучылар башкарган искиткеч шигырьләр яңгырады, җырлар башкарылды, Тукай әсәрләре буенча инсценировкалар, рәсемнәр күрсәтелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев