«Троица көйләре» агылды
Мәдәният дөньясында

«Троица көйләре» агылды

Быел Сергей Радонежский храмы территориясендә җырлы-моңлы «Троица көйләре» фестивале сигезенче тапкыр узды.

–Троица халыкны берләштереп кенә калмый, аларны бер-берсенә тагын да якынайта. Бәйрәм йолаларны саклап калу белән беррәттән, яшь буында Ватаныбызга, анда яшәүче халыкларга карата мәхәббәт уята,-диде район башлыгы Марат Гафаров фестивальгә килүчеләрне сәламләп.

Бәйрәм төрле районнардан төрле милләт фольклорын яратучыларны үзенә җыйды. Сәхнәдә театральләштерелгән тамашалар күрсәтелде. Мәйданда төрле мастер-класслар, күргәзмәләр, күңел ачу чаралары эшләде. Фестиваль  бүләкләргә дә бай булды.

Галина Мишанкина:

– Мин бу чарага һәр ел килергә тырышам. Монда күңелне шатлык хисләре били. Төрле милләтнең бергә җыелып бәйрәм итүе дә сөендерә.


Нет комментариев